Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Фронтовикка лаеклы алмаш

    Гыйльметдин агай Шәрәфетдиновка 92 яшь тула. Ул шәһәребездә олы хөрмәткә лаек кеше, сугыш һәм хезмәт ветераны. Яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән шәхес, укытучы остаз. Бу көннәрдә аның шатлыгы зурдан, хәрби хезмәтне тәмамлап оныгы Артур кайтты. Кара диңгез флотында хезмәт итеп, ул чын ир-егет булып җитешкән: чыныккан, тимер өзәр баһадирга...

    Гыйльметдин агай Шәрәфетдиновка 92 яшь тула. Ул шәһәребездә олы хөрмәткә лаек кеше, сугыш һәм хезмәт ветераны. Яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән шәхес, укытучы остаз. Бу көннәрдә аның шатлыгы зурдан, хәрби хезмәтне тәмамлап оныгы Артур кайтты. Кара диңгез флотында хезмәт итеп, ул чын ир-егет булып җитешкән: чыныккан, тимер өзәр баһадирга әйләнгән.

    Шулай булмый ни, Гыйльметдин агай Артурны кечкенәдән тормышның бөтен кыенлыкларын җиңеп, чыдам булырга өйрәтте. Шуңа да бабай тәрбиясе алган малайга армиядә авыр булмады: Бөек Ватан сугышында Курск дугасында фашистларга каршы көрәшкән ветеран аны физик яктан гына түгел, психологик яктан да нык булу серләрен төшендергән иде. Севастопольдә хәрби корабльдә Артур үзенә дуслар тапты, командирлары тырыш, үҗәт, бирелгән заданиеләрне җиренә җиткереп үтәгән татар егетенә мактау сүзләрен жәлләмәделәр. Ул бабасының намусына тап төшермәде. Хәрби хезмәткә киткәнче алган югары белеме дә ярдәм итте аңа.

    ...Алар нәселе укытучылар династиясенең лаеклы вәкилләре, Гыйльметдин бабасының юлыннан китеп, Артур гуманитар лицейның инглиз һәм төрек теләрен тирәнтен өйрәтү бүлегенә укырга керде. Аны тәмамлагач, Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетында белем алды. Егеттә гыйлемле булу теләге шулкадәр көчле булды, ул, Нева ярларыннан кайткач, Казан федераль университетының чит телләр бүлеге студенты булу бәхетенә ирешә.

    Артур Басыйров кечкенәдән спортны яратып үсә. Футбол, баскетбол кебек уеннарны үз итә. Университетта спорт бәйгеләрен оештыручы була, күпләрне артыннан ияртә.

    Матрос булып хезмәт иткәндә, көчле һәм җитез, физик яктан ныклы булуы аның дәрәҗәсен башкалар алдында тагы да югары күтәрә. Диңгезче егет бабасы янына намус белән хезмәт итеп кайтып төшә.

    Ә фронтовик Гыйльметдин агай оныгында үзенең яшьлеген күреп соклана. Ул Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап, диплом алу белән сугыш башлана. Патриотик рухта тәрбияләнгән яшүсмер, фронтка җибәрүне сорап, үзе яшәгән Чүпрәле районы хәрби коммисариатына юл тота. Ләкин аны, яше кече булу сәбәпле, сугышка алмыйлар. Берничә көннән икенче тапкыр барып, Гыйльметдин ялынып-ялварып, теләгенә ирешә. Аны Оренбург шәһәрендәге кавалерия училищесына укырга җибәрәләр.

    Оныгы Артур бабасының ничек фашистларга каршы сугышканын, җиңүне кайда каршылавын бик яхшы белә.

    - Мин үзем җиңү турындагы хәбәрне Одер елгасын кичкәндә ишеттем, - ди Гыйльметдин Шәрәфетдинов. - Сугыштан соң тагын 3 ел хезмәт иттем әле мин.

    Явыз Гитлер гаскәрләрен җиңеп, хәрби бурычын үтәп кайткач, фронтовик яраткан хезмәтенә керешә - балалар укыта башлый.

    Алар гаиләсе Яр Чаллыга 1984 елда күчеп килә. Тормыш иптәше Әнүзә апа белән алар, биредәге балаларыбыз якынрак булыр, дип уйлыйлар. Оныкларны да тәрбияләшербез, диләр.

    ...Бүген Гыйльметдин агай балалары, оныклары белән горурланып яши. Артуры гына да ни тора бит! "Оныгым үземә охшаган, миңа лаеклы алмаш үсте", - ди ул. Бабай белән онык һәрвакыт бергә утырып дөнья хәлләре, тормыш, яшәеш турында гәпләшәләр, туган илгә тугрылык хакында сөйләшәләр. Моннан да күркәм күренеш бар микән? Яшәү яме менә шулдыр ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: