Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Футбол буенча дөнья чемпионатына бушлай билетлар биреләчәк

Русиядә 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына рәсми рәвештә бушлай билетлар таратылачак, дип белдерде чемпионатның оештыру комитеты башлыгы А.Сорокин. "Халыкның социаль яктан якланмаган катламы - күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, шулай ук спорт мәктәпләрендә укучылар һәм волонтерлар дөнья футболы йолдызларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге алырга тиешләр. Шуңа күрә...

Русиядә 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына рәсми рәвештә бушлай билетлар таратылачак, дип белдерде чемпионатның оештыру комитеты башлыгы А.Сорокин. "Халыкның социаль яктан якланмаган катламы - күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, шулай ук спорт мәктәпләрендә укучылар һәм волонтерлар дөнья футболы йолдызларын үз күзләре белән күрү мөмкинлеге алырга тиешләр. Шуңа күрә без бу мәсьәлә хакында ФИФА белән сөйләшәчәкбез, алар хуплаячак дип ышанам", - диде ул. Исегезгә төшерәбез: футбол буенча Дөнья чемпионаты киләсе җәйдә узачак: ул 14 июньнән 15 июльгә кадәр барачак. Уеннар Русиянең 11 шәһәре - Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-Дон, Сочи, Екатеринбург һәм, әлбәттә инде, Казан стадионнарында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев