Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Футбол йолдызы кабат әти булачак

Танылган футболчы Криштиану Роналду әти булырга җыена. АКШның көнбатыш яр буенда яшәүче суррогат ана хәзерге вакытта аның өчен карынында игезәк бала йөртә икән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Спортчы үзенең якыннарына хәбәр иткәнчә, балалар тугач футболчы аларны үзенең Мадрид янындагы йортына кайтартачак икән. Ишеткәнегез булса, 32 яшьлек футбол йолдызының 6 яшьлек улы бар инде. Анысын да суррогат ана тапкан иде. Криштиану Роналду шәхси яңалыкларын дөньяга бик җиткерергә теләмәсә дә, игезәк балаларның тиздән дөньяга киләчәкләрен якыннарына җиткергән инде. Улыма кечкенә иптәшләр кирәк, дигән футболчы.

Сүз уңаеннан, дөньяның иң кыйммәтле футболчыларының берсе булган Криштиану Роналду Мадридның "Реал" командасы өчен чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев