Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда "Полет из ада" дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

Михаил Девятаевның батырлыгына багышланган "Полет из ада" фотокүргәзмәсен теләгән һәркем 10 сентябрьгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге яр буенда күрә алачак.

Экспозиция шәһәрнең Тарих һәм туган якны өйрәнү музее тарафыннан тәкъдим ителгән. Ул Президент грантлары фонды ярдәмендә Александр Печерский фонды хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган. Күргәзмздә нацист әсирлегеннән качу тарихын чагылдырган уникаль фоторәсемнәр һәм архив документлары тәкъдим ителгән.

Монда, Девятаевның һәм 9 иптәшенең тугыз дошман самолетын әсирлектән алып китүләре турында белеп була. Шулай ук, күргәзмә союздаш илләрнең (аерым алганда, «Нормандия-Неман» авиация полкы составында сугышкан һәм Советлар Союзы Герое исемен алган французларның) әсирлектә булган очучыларының качу фактларын яктырта.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә