Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаепле йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән

Яр Чаллы – Зәй трассасында өч автомобиль бәрелеште.

Яр Чаллы – Зәй трассасының 2нче километрында 22 январь көнне өч автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Авариядә «Рено Логан» машинасын йөртүче гаепле. Юл өслегенең начар, һава шартларының катлаулы булуына карамастан, йөртүче тизлек режимын сакламый. Идарә итүне югалтып, ул яныннан баручы «ВАЗ-21103» автомобиленә бәрелә. Анысы инерция буенча «Фиат Дукато»ны «эләктерә».

Авариядә «ВАЗ-21103» автомобилендә барган 23 яшьлек хатын-кыз зыян күрә. Круглое Поле поселогында яшәүче әлеге хатын-кыз баш мие, күкрәк читлеге җәрәхәтләре ала. Ә һәлакәтне китереп чыгарган машина йөртүче, автомобилен калдырып, авария урыныннан качып китә, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.  

Табигать шартларын исәпкә алмау, тизлекне арттыру аркасында Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлында тагын бер һәлакәт теркәлде. «Лада Веста» машинасы кар көртенә эләгә һәм каршыга килүче «Лада Гранта» белән бәрелешә.  Автомобильләр икесе дә шактый зыян ала. 

Фотолар Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига