Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаепсездән гаепле

Чаллыда яшәүче Һиндстан гражданины булган Викторимманувела Мани атлы кешене суд карары белән узган ел илебездән чыгарып җибәргәннәр иде. Ул Россия гражданкасына өйләнгән, кызы бар. Шушы көннәрдә аңа кире Чаллыга кайтырга рөхсәт биргәннәр. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков белдерде. 2017 елда Викторимманувела Мани хакында хокук саклау...

Чаллыда яшәүче Һиндстан гражданины булган Викторимманувела Мани атлы кешене суд карары белән узган ел илебездән чыгарып җибәргәннәр иде. Ул Россия гражданкасына өйләнгән, кызы бар. Шушы көннәрдә аңа кире Чаллыга кайтырга рөхсәт биргәннәр. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау төркеме җитәкчесе Павел Чиков белдерде.

2017 елда Викторимманувела Мани хакында хокук саклау органнарына еванглистлар чиркәвенә килеп анда дини басма алган берәү җиткерә."Яровая пакеты" канунын бозу дип гаеп тагып һиндстанлыны судка бирәләр. Белгәнебезчә "Яровая пакеты"нда миссионерлыкны тыю турында әйтелә. Халыкара хокук яклаучылар Яр Чаллы шәһәр суды карарына ризасызлык белдереп Россия Югары судына мөрәҗәгать итәләр. (Әле гаепләнүчегә 30 мең сум күләмендә штраф та салына) Нәтиҗәдә Викторимманувела Мани гаепсез, дип табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев