Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Гаилә әгъзасын беренче тапкыр кыйнау өчен каралган җинаять җаваплылыгы гамәлдән чыгарылды

Дәүләт Думасы бүген өченче укылышта гаиләдә кыйнаулар очрагы беренче тапкыр теркәлгәндә, аны җинаять дип түгел, ә административ хокук бозуга кертеп карау турында закон проекты кабул итте. Икенче һәм аннан соңгы очракларда ул җинаять дип танылачак.

"Кыйнаулар" дип закон сәламәтлеккә зур зыян китермәгән, физик авыртуны күздә тота. Сүз кара янган урыннар һәм тырналган яралар турында бара, сәламәтлеккә зыян килгән очраклар җинаять дип табылачак.

Закон проекты буенча, гаиләдә кыйнау очрагы беренче тапкыр булганда, ул административ хокук бозу дип каралачак. Көч куллану кабатланса, кеше җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Хәзерге вакытта гаилә әгъзалары булмаган кешеләрне кыйнау беренче тапкыр теркәлгән очракта, ул административ хокук бозу, ә гаиләдә булган очракта җинаять дип квалификацияләнә иде. Бу төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан быел җәй көне кабул ителде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев