Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаилә көне паркта үтә

Шәһәребездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яңа форматта оештырыла.

. Быел  бәйрәм Җиңү паркында узачак.  ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова белдерүенчә, чарада интерактив зоналар оештырыла: балалар ярминкәсе, мастер-класслар, ярышлар, гаилә турында фотокүргәзмәләр, уен мәйданчыклары һәм башкалар булачак. Шулай ук концерт программасы да әзерләнә. Гаиләләр өчен үзенчәлекле бәйге дә оештырылачак.

Бу көнне ун гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале  биреләчәк. Бүгенге көндә бу медальгә 53 гаилә лаек булган. Алар –  25 елдан артык бергә яшәгән, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләп үстергән һәм гаилә мөнәсәбәтләре ныклыгы белән танылган  кешеләр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев