Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галереягә - премия

500 мең премиягә лаек булды.

Шәһәребезнең картиналар галереясе “Музейның иң яхшы волонтерлык проекты” өчен Владимир Потанин хәйрия фонды премиясенә лаек булды. “Интермузей-2020” XXII Халыкара фестиваль-бәйгесенең бүләкләү тантанасы кичә онлайн режимда узды. Җиңү “Картина с солнцем внутри” проекты ярдәмендә яуланды.Шулай итеп, проект кысаларында физик яктан мөмкинлеге чикле алты кыз укулар узды: картиналар галереясе хезмәткәрләре белән аралаштылар, мастер-классларда катнаштылар, халык алдында чыгыш ясауның нечкәлекләре белән таныштылар.
“Музейның иң яхшы волонтерлык проекты” номинациясендә музейларда волонтерлык берләшмәләре булдыруга һәм музейны үстерүгә волонтерларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән уңышлы тормышка ашырылган проект бүләкләнә. Җиңүчегә волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә 500 000 (биш йөз мең) сум күләмендә грант бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев