Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галимнәр: Covid-19 симптомнары дәваланганнан соң да берничә ай дәвамында күзәтелә

Авторлар авыру йоктырганнан соң өч, җиде һәм 12 ай узгач пациентларның хәле турында берничә хисап ясарга ниятли

Коронавирус авыруының кайбер симптомнары пациентларда ай ярым һәм аннан да күбрәк саклана ала. Аларга арыганлык, тәм югалту, һава җитмәү һәм ютәл керә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр сүзләренчә, коронавирусның кайбер билгеләре бик озак саклана. Кагыйдә буларак, «озак уза торган Covid» авыруны җиңел формада кичерүче пациентларда һәм амбулатор дәваланучыларда күзәтелә.

Әлеге феноменны яхшырак аңлар өчен, Женева университеты, Женева университет хастаханәләре (HUG) һәм Женеваның Сәламәтлек Саклау Баш идарәсе белгечләре COVICARE системасы уйлап тапкан. Әлеге система мониторинг һәм госпитализация таләп ителми торган коронавируслы пациентларга консультация бирә.

Белешмә алу өчен тикшеренүчеләр өйдә дәваланучы 669 кешегә даими рәвештә шалтыраткан, аларның хәлләрен белгән. Катнашучыларның уртача яше 43 яшь тәшкил итте.

Тикшеренү авторлары фикеренчә, өзлегүләре булмаган пациентлар вирусны тиз җиңәргә тиеш булган. Ләкин диагноз куелганнан соң алты атна узгач, катнашучыларның өчтән бер өлешендә коронавирус белән бәйле бер яки берничә симптом күзәтелгәг. Әйтик, аларның 14 процентында - арыганлык, тәм югалту яки исне югалту — 12 процент, сулыш алу кыенлыклары — 9 процент, даими ютәл — 6 процент, баш авырту — 3 процент пациентта сакланган.

Хәзер тикшерү әле дәвам итә. Белгечләр пациентларның хәле турында, инфекциядән соң өч, җиде һәм 12 ай узгач,берничә хисап әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев