Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галимнәрнең сәер ачышлары

Дүрт көн яхшырак Британия галимнәре раславынча, кешенең сәламәтлеге - ныклырак, ә эшләү сәләте яхшырак булсын өчен атнасына дүрт кенә көн эшләргә кирәк. Хәзер моны эш бирүчеләргә генә аңлатасы калган. Саесканнар карак түгел Халыкта, саесканнар ялтыравык әйберләрне күреп алып, аларны үз оясына ташый, дигән ышану бар. Британия галимнәре киресен раслаган. Эксперимент...

Дүрт көн яхшырак

Британия галимнәре раславынча, кешенең сәламәтлеге - ныклырак, ә эшләү сәләте яхшырак булсын өчен атнасына дүрт кенә көн эшләргә кирәк. Хәзер моны эш бирүчеләргә генә аңлатасы калган.

Саесканнар карак түгел

Халыкта, саесканнар ялтыравык әйберләрне күреп алып, аларны үз оясына ташый, дигән ышану бар. Британия галимнәре киресен раслаган. Эксперимент үткәрүчеләр кошларга җим салынган урыннарда ялтыравык әйберләр тараткан. Андый нәрсәләр күбрәк булган саен саесканнар көчлерәк стресс кичергән.

Кешелек авырлыгы

Британия галимнәре Җир шарының барлык кешеләре нинди авырлыкта булуын исәпләгән. Якынча 287 миллион тонна икән.

Кызлар ешрак кашына

Әгәр дә сезне кемнәрнең ешрак кашынуы кызыксындырса, башыгызны ватмагыз. Британия галимнәре моны да белгән. Гүзәл затлар 23 процентка ешрак кашына икән. Бу генетик үзенчәлекләр белән аңлатыла, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев