Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галкин Малаховка: "Син илнең төп гайбәтчесе..."

Әлеге икәү Малахов икенче каналга күчкәннән бирле нидер бүләләр.

Ә күптән түгел Максим Галкин Инстаграм битендә Андрей Малаховка тагын эләктерде.
Эш шунда, Малаховның “Стархит” басмасында Алла Пугачева белән Максим Галкинның Кипрда зур йорт төзүе турында яңалык басыла.
Бу хакта белеп калган Галкин Малаховның тетмәсен теткән. Баксаң, Кипрда аларның бернинди дә күчемсез милеге юк икән. Бу кадәр оятсызлыкка Галкинның һушы киткән һәм ул Малаховны “илнең төп гайбәтчесе” дип атаган. Ул алып барган “Прямой эфир” программасына да эләккән. “Син дәүләт каналында ялганга корылган арзан балаган корасың. Бу очсыз карнавалга мине дә, гаиләмне дә җәлеп итмә”, дигән ул һәм бу мәкаләнең заказ белән эшләнүе, кемнеңдер аларның исемендә акча эшләве туында әйткән.
Артистны күпчелек язылучылары хуплый һәм дәүләт каналларындагы мондый тапшыруларга нәфрәт белдерә.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/galkin-malakhovka-sin-ilne-t-p-gayb-tchese-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев