Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гамәлләре белән үрнәк «Энтузиаст»

Без татар мәктәпләре белән генә түгел, идарә итү компанияләре белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Үрнәк булырдай шәһәрдәшләребез, сәләтле балалар турындагы язмалар газетабыз битләрендә даими яктыртыла.

Милли җанлы, озак еллар хезмәттәшлек итүче тугры дусларыбызның ярдәме нәтиҗәсендә, газета укучыларыбызның саны кимеми.
Фәргать Минхаеров җитәкчелегендәге «Энтузиаст» идарә итү компаниясе тугры дусларыбызның иң ышанычлысы. Аңа, озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, газетаның баш редакторы Резидә Юсупова рәхмәт хаты тапшырды.
Әлеге компания яңа шәһәрдәге иң иске бистәләренә хезмәт күрсәтә. «Безнең 87 кешедән торган коллектив 2-3нче комплекслардагы 30 йортны, 5 тулай торакны тәртиптә  тота. «Без 5 ел саен йортларда планлы ремонт эшләре алып барабыз. Тулай торакларны да төзекләндердек. Шунлыктан соңгы елларда шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр юк диярлек. Халыкның гозерен тиз арада канәгатьләндерергә тырышабыз», - ди Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре Фәргать Минхаеров.
Бүгенге көндә «Энтузиаст» идарә итү компаниясе торак-коммуналь хуҗалык тармагында уңышлы эшли торган коллективларның берсе. Директор бүлмәсендәге бихисап күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары моның дәлиле. «Энтузиаст» компаниясе төзекләндерү буенча республика бәйгесендә 2020 елда -1, быел 2 урын яулады.
Әлеге идарә итү компаниясенең халык арасында да дәрәҗәсе зур.
Айсылу Яруллина, лаеклы ялдагы шәфкать туташы:
-    Мин 5 ел инде территориаль иҗтимагый үзидарәдә эшлим. Бәйрәмнәрдә аз керемле, күпбалалы, физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләргә бүләкләр бирәбез. Күршеләр бәйрәмнәре уздырабыз. Идарә итү компаниясенә йортларның территориясен тәртиптә тотарга булышам: тәртипсез кешеләрне орышам, кимчелекләрне күрсәм тиз арада җаваплы кешеләргә хәбәр итәм. Аллаһка шөкер, тормышыбыз матур. Күршеләр ишегалларында төрле чәчәкләр үстерәләр. «Энтузиаст» идарә итү компаниясе хезмәткәрләре нинди генә гозер белән барсак та, ярдәм итмичә калмыйлар. Барлык  хезмәткәрләр үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Хәзер «Безнең ишек алды» программасы буенча  3/01, 3/14 йортлары янын төзекләндерәләр, яңа эскәмияләр, яктырткычлар куйдылар. Машина кую урыннары барлыкка килде.
Фәргать Минхәеров – ярдәмчел, игелекле җитәкче. Аның ярдәме белән берничә ел рәттән «Шәһри Чаллы» газетасын алабыз. Үзем дә, күршем Лилия дә артистлар тормышын, рецептларны, булган хәлләрне яратып укыйбыз. Җырчы Хәния Фәрхине бик ярата идем, аның турындагы истәлекләрне көтеп алам, елый-елый укыйм. Кисеп алып, җыеп та барам. «Шәһри Чаллы»ның эчтәлеге дә,  бизәлеше дә ошый. Газета битләреннән үземне кызыксындырган сорауларга җавап табам. Гел шулай халык белән бергә булыгыз. Җитәкчеләр исә Фәргать Сабировичтан үрнәк алып, үз эшләрен намус белән башкарып кына калмыйча, игелекле гамәлләр дә кылсыннар, милли басмаларга ярдәм итсеннәр иде. «Тамчыдан күл җыела», -  ди бит татар халык мәкале, шундый җитәкчеләр күбрәк булса, татар газета-журналларын укучылар да артыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең кешеләр