Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гашыйклар эскәмиясенә бәхет теләп утырыйк!

Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, бәй­рәм­нәр ма­тур үтә без­нең Чал­лы­да. Һәр­кай­сы­на нин­ди дә бул­са бер яңа­лык, бер күр­кәм би­зәк өс­тәр­гә ты­ры­ша оеш­ты­ру­чы­лар. Парк­лар һәм сквер­лар кө­не уңа­ен­нан Җи­ңү пар­кы­на ку­ел­ган Га­шыйк­лар эс­кә­ми­я­се, чын мәгъ­нә­сен­дә, бәй­рәм бү­лә­ге бул­ды. Аны бар­лык шә­һәр­дәш­ләр­гә га­и­лә бә­хе­те, ил­гә-көн­гә имин­лек те­ләп, Яр Чал­лы шә­һә­ре му­ни­ци­паль бе­рәм­ле­ге Шә­һәр Со­ве­ты­на де­пу­тат­лык­ка...

Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, бәй­рәм­нәр ма­тур үтә без­нең Чал­лы­да. Һәр­кай­сы­на нин­ди дә бул­са бер яңа­лык, бер күр­кәм би­зәк өс­тәр­гә ты­ры­ша оеш­ты­ру­чы­лар. Парк­лар һәм сквер­лар кө­не уңа­ен­нан Җи­ңү пар­кы­на ку­ел­ган Га­шыйк­лар эс­кә­ми­я­се, чын мәгъ­нә­сен­дә, бәй­рәм бү­лә­ге бул­ды. Аны бар­лык шә­һәр­дәш­ләр­гә га­и­лә бә­хе­те, ил­гә-көн­гә имин­лек те­ләп, Яр Чал­лы шә­һә­ре му­ни­ци­паль бе­рәм­ле­ге Шә­һәр Со­ве­ты­на де­пу­тат­лык­ка кан­ди­дат На­ил Мәһ­ди­ев ач­ты.

Җи­ңү пар­кы ул көн­не олы­сын-ке­че­сен зур бәй­рәм­нәр­дә ге­нә бу­ла тор­ган тан­та­на­лы­лык бе­лән кар­шы ал­ды. Ал­лы-гөл­ле шар­лар бе­лән би­зәл­гән мәй­дан­чык­лар­дан дәрт­ле му­зы­ка агыл­ды. Бер­сен­нән-бер­се ма­вык­тыр­гыч атт­рак­ци­он­нар үзе­нә ча­кы­рып тор­ды. Ба­ла­лар шау-гөр ки­леп та­ган атын­ды, ав­тод­ром­да узыш­ты, ра­ке­та­да, юга­ры тиз­лек бе­лән әй­лән­гән НЛО тә­лин­кә­лә­рен­дә "оч­ты". Сән­гать­кә га­шыйк ба­ла­лар өчен дә шө­гыль­ләр җи­тәр­лек иде. Үз һө­нә­ре­нең ос­та­ла­ры яр­дә­ме бе­лән алар рә­сем дә яса­ды­лар, сәй­лән­нәр­дән күз явын алыр­лык чә­чәк­ләр дә үр­де­ләр, му­зы­каль ин­ст­ру­мент­лар­ның тыл­сым­лы кыл­ла­ры­на да чир­теп ка­ра­ды­лар. Чын ос­та­ха­нә мо­хи­тендә хо­зур­ла­нып шө­гыль­лән­гән ба­ла­ла­ры янә­шә­сен­дә әти-әни­ләр дә сә­ләт­лә­рен сы­на­ды. Кы­зык­лы бәй­ге­ләр­дә дә кат­наш­ты­лар.

Җыр-моң­га га­шыйк­лар сәх­нә ти­рә­се­нә җы­ел­ган иде. Һө­нә­ри сән­гать мәк­тәп­лә­рен­дә бе­лем алу­чы та­лант­лар­ның чы­гы­шы, чын мәгъ­нә­сен­дә, сок­лан­дыр­ды. Ко­яш ке­бек бал­кып сәх­нә­гә чык­кан Ли­лия Шәм­си­на­ның та­тар һәм рус тел­лә­рен­дә бер­дәй ос­та­лык бе­лән баш­кар­ган җыр­ла­рын да, чал­лы­лы­лар кү­ңе­ле­нә сан­ду­гач бу­лып кер­гән Ил­шат Хә­мә­ди­ев­нең ка­бат­лан­мас моң бе­лән су­га­рыл­ган чы­гы­шын да көч­ле ал­кыш­лар­га күм­де ха­лык.

Лә­кин бәй­рәм­нең иң тан­та­на­лы һәм кө­теп ал­ган миз­ге­ле, әл­бәт­тә, Га­шыйк­лар эс­кә­ми­я­сен ачу бул­ды. Әле­ге про­ект­ның ав­тор­ла­ры "Кү­ңел" ра­ди­о­сы һәм "Чал­лы ТВ" те­ле­ра­ди­о­ком­па­ни­я­се икә­нен дә әй­тү урын­лы бу­лыр. Чал­лы­ның ал­тын кул­лы ти­мер­че­лә­ре үреп яса­ган ис­кит­кеч ма­тур эс­кә­мия парк­ның тү­ре­нә ку­ел­ды.

- Парк­лар һәм сквер­лар елы­на үз өле­ше­без­не кер­тә­се­без кил­де. Яшел­лек һәм гү­зәл­лек тан­та­на ит­кән мо­хиттә га­шыйк­лар­ның иң ма­тур сүз­лә­рен бер-бер­се­нә җит­ке­рү, аң­ла­шу өчен без­нең эс­кә­ми­я­гә уты­ру­ла­рын бе­леп то­ру үзе бер го­рур­лык бит, - ди­де "Кү­ңел" ра­ди­о­сы җи­тәк­че­се Ре­зи­дә Га­ни­е­ва.

- Җәм­гы­ять­нең ни­ге­зен тәш­кил ит­кән га­и­лә тәгъ­ли­ма­ты­на, әх­ла­кый-ру­хи кыйм­мәт­ләр­гә ти­рән хөр­мәт һәм мә­хәб­бәт бе­лән су­га­рыл­ган бик тә ки­рәк­ле баг­ла­ныш бу. Яңа гы­на ни­ках­ла­рын тер­кә­гән пар­лар­ның тан­та­на­лы марш­ру­тын­да та­гын бер күр­кәм тук­та­лыш бул­сын Га­шыйк­лар эс­кә­ми­я­се, - дип, ЗАГС ида­рә­се мө­ди­ре Ра­ви­лә За­ри­по­ва үзе­нең фа­ти­ха­сын бир­де.

Ә Га­шыйк­лар эс­кә­ми­я­се­нең ефәк тас­ма­ла­рын ки­сеп, бә­хет­ле урын­га бе­рен­че бу­лып уты­ру бә­хе­те шул көн­не за­кон­лы ни­ках­ла­рын тер­кә­гән Анас­та­сия һәм Ай­дар Хис­мә­тул­лин­нар­га ел­май­ды. На­ил Гам­бәр улы Мәһ­ди­ев алар­га бә­хет һәм мә­хәб­бәт ту­лы озын го­мер те­лә­де. Мон­дый ис­тә­лек­ле урын­нар күб­рәк бул­сын, го­му­мән, һәр чал­лы­лы үзе­нең ту­ган шә­һә­ре бе­лән го­рур­ла­нып, хо­зур­ла­нып яшәр­лек бул­сын, ди­де. Күп­тән тү­гел ал­тын туй­ла­рын бил­ге­ләп үт­кән Гәү­һә­рия апа бе­лән Рав­за­лит Шәм­си­ев­ләр дә яшь­ләр­не их­лас кү­ңел­дән кот­ла­ды­лар.

- Са­быр тө­бе са­ры ал­тын, са­быр­лык һәм бер-бе­ре­ңә ти­рән хөр­мәт белән яшә­гән га­и­лә­дән бер­кай­чан да бә­хет кит­ми. Мә­хәб­бә­те­гез яшь­лек­тә­ге саф­лы­гын, пакь­ле­ген югалт­ма­сын ди­сә­гез, бе­рен­че көн­нән үк бер-бе­ре­гез­гә юл ку­яр­га өй­рә­не­гез, - дип, ки­ңәш-те­ләк­лә­рен җит­кер­де­ләр.

Сүз дә юк, Га­шыйк­лар эс­кә­ми­я­се буш тор­мас. Иң ма­тур хис­ләр­не бер-бе­ре­ңә әй­тә тор­ган из­ге урын­га әй­лән­сен ул. Го­му­мән, яше­нә-кар­ты­на ка­ра­мас­тан, ан­да утыр­ган һәр пар­га га­и­лә, ба­ла­лар бә­хе­те те­ләп тор­сын!

Рә­зи­нә На­сый­бул­ли­на

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X