Шəhри Чаллы

Гашыйклар көненә иң популяр бүләк нинди?

Ә сез нинди дип уйлыйсыз? Юк, чәчәк гөлләмәсе дә, дезодорант та, ислемай да түгел.

Быел иң популяр бүләк декоратив розалардан ясалган аю икән. “Юла” сервисы экспертлары соңгы вакытта сайтта пәйда булган игъланнарны анализлаган.
Алты ай эчендә “14 февральгә” дигән билге астында шушындый аюларга заказ бирүчеләр 36 тапкыр арткан. Аның бәясе ике мең сум тирәсе тора.
Иң “романтик” шәһәрләр - Дондагы Ростов, Казан, Ярославль, Томск, Краснодар һәм Новосибирк. Бу шәһәрләрдә “14 февральгә” дигән билге астында тәкъдимнәр барысыннан да күбрәк җыелган

 

 

https://kiziltan.ru/budni/18867-gashyyklar-knen-i-populyar-blk-nindi.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: