Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газ хезмәткәре елга бер килергә мөмкин, ә башка вакытта кем җаваплы?

Былтыр Татарстанда сөрем газыннан 31 кеше агуланган.

Быелның ике аенда Татарстанда 39 куркыныч очрак теркәлде. Чистай һәм Бөгелмә районнарында исә кешеләр һәлак булды. Бөтен ил өчен куркыныч проб­лемага әверелгән мәсьәләне хәл итү турында “Татар-Информ” агентлыгында узган очрашуда сөйләштеләр.
“Мондый очраклар газ хезмәткәрләре гаебе белән генә түгел. 70 проценты, ягъни күбесе – төтен чыгу юлы булмау яисә кире тарту аркасында. Ә мич торбалары белән инде газ хезмәткәрләре шөгыльләнми. Аларның төзеклеге – идарәче компанияләр һәм мичләр белән эш итүче махсус оешмалар карамагында. Әле ул мич торбаларын дә газ хезмәткәрләре әйткәч кенә тикшерәләр. Газ хезмәткәрләре теге яки бу йортта елына нибары бер тапкыр булырга мөмкин. Димәк, башка вакытта бу хакта беркем дә кайгыртмый. Ә бит һава торышы үзгәреп, мич башларында боз барлыкка килгән вакытларда бу аеруча мөһим, – ди газ хуҗалыгын куллану хезмәте җитәкчесе Дмитрий Орлович. Куркыныч вакыйгага китергән сәбәпләр аркасында газ-һава катнашмасы шартлау (15 процент), халыкның үзбелдеге белән газ тоташтыру (11 процент) очраклары да аз түгел.
Газ хезмәткәрләрен фатирларга эләгә алмау мәсьәләсе дә борчый. Шуңа өстәп фатир хуҗаларының алышынып торуы, торакны арендага бирүләр яисә озак вакытка каядыр китеп барулар да аз түгел. “Газ хезмәткәрләре йөргән вакытта без эштә булабыз, дигән сылтау да дөрес түгел. Без эш режимын кичке сәгать сигезгә кадәр озайттык, шимбә көннәрендә дә эшлибез”, – ди “Казаньгоргаз” җитәкчесе урынбасары Алмаз Ханнанов. Халык аңын берничек тә үзгәртә алмагач, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, намуссыз фатир хуҗаларыннан штраф түләттерергә мәҗбүрбез, дип тә аклана үзләре.
Ник әле халык белгечнең торбаларны күбекле су белән буяп киткәне өчен генә акча түләргә тиеш? Мондый сорау бирүчеләр дә бар. “Тәртип буенча нәрсә каралган, без шуны башкарабыз. Бу кирәкмәгән чыгым түгел, бу – сезнең, балаларыгызның, күршеләрегезнең иминлеге. Хез­мәткәрләребез берни тапмаган, газ җиһазыгыз яхшы эшли икән, моңа шатланырга гына кирәк”, – ди Дмитрий Орлович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев