Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газетабызда – яңа җитәкче

"Татмедиа" АҖ генераль директоры боерыгы белән, "Шәһри Чаллы" газетасы директоры-баш редакторы вазыйфаларын башкару Мирһади Мирзаян улы Разовка йөкләнде. Мирһади Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 9-10 классларны Актанышның үзендә укый. Мәктәп елларында ук әдәби иҗат белән кызыксына. Шигырьләр яза. Аның...

"Татмедиа" АҖ генераль директоры боерыгы белән, "Шәһри Чаллы" газетасы директоры-баш редакторы вазыйфаларын башкару Мирһади Мирзаян улы Разовка йөкләнде.

Мирһади Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 9-10 классларны Актанышның үзендә укый. Мәктәп елларында ук әдәби иҗат белән кызыксына. Шигырьләр яза. Аның беренче әсәрләре "Яшь ленинчы", районның "Игенче даны" газеталарында һәм "Ялкын" журналында басыла.

Мирһади Разов 1979 елда Чаллыга килә, КАМАЗда эшли башлый. Аннан армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң кабат Чаллыга әйләнеп кайта. КАМАЗда эшләгәндә М.Разов Казан дәүләт университеты филология факультетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә. Ул заводта эшләгәндә үк әдәби иҗат белән бергә, республика газета-журналларына мәкаләләр дә яза. КАМАЗда татар телендә "Нур" газетасы чыга башлагач, аны эшкә чакыралар. Мирһади биредә әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.

Яшь автор шигырьләр язу белән бергә, җыр текстлары да яза башлый һәм шактый уңышка ирешә. Композиторлар белән элемтәсе ныгый.

Мирһади Разов университетны уңышлы тәмамлый. Бу вакытка инде аның "Беренче карлыгачлар" җыентыгында шигырьләре дөнья күрә һәм аерым "Моңлы биләү", "Җиләкле җәй" шигырьләр китабы басылып чыга.

Мирһади 1994 елда "Бигеш" аэропортының махсус тикшерү бүлегенә инспектор булып урнаша. Анда 2 ел эшли.

Журналистика аны кабат үзенә тарта, Чаллы телевидениесенә эшкә килә. Ул биредә "Кыйбла", "Әйлән-бәйлән", "Чаллы утлары", "Шигъри дулкын" тапшыруларын алып бара.

Мирһади Мирзаян улын 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр.

Бүгенге көндә авторның 500дән артык җыры бар. Болары композиторлар көй язганнары гына.

Шагыйрь күбрәк туган җир, ана, мәхәббәт турында яза. Соңгы вакытта балалар өчен дә шигырьләр иҗат итә.

М.Разов хәзер үз җырларының яңа җыентыгы өстендә эшли. Мирһадиның 1996 елда шәһәрдә зур иҗат кичәсе булып узды. Аның иҗатын туган ягында да зурладылар. 2005 елда Актанышта якташлары иҗат кичәсен үткәрделәр.

Мирһади Разов Чаллы телерадиокомпаниясендә 15 ел өлкән мөхәррир булып эшли. Чакыру буенча ул 2012 елда "Шәһри Чаллы" газетасына директор-баш мөхәррир урынбасары вазыйфасына эшкә килә. Ул килгәч, газета тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк булып чыга башлый, тиражы арта. Мирһади газета битләрендә әдәбият-сәнгатьне яктыртуга күп игътибар бирә. Яңа рубрикалар, сәхифәләргә нигез сала.

Шагыйрь, журналист Мирһади Разов талантлы, тынгысыз, эш сөючән, иҗади уйлау, фикерләү сәләте югары дәрәҗәдәге автор. Ул Чаллыда әдәбиятны үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Кешелекле, хөрмәтле, күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Тыйнак, акыллы булуы белән аерылып тора. Күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яулады. Ул - дүрт китап, биш аудио-видеоальбом авторы.

Мирһади Разов 2005 елда "Казанның 1000 еллыгы" медале белән бүләкләнде. 2010 елда ТР Президенты указы белән "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Быел исә аңа ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев