Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газетабыз - социаль челтәрләрдә

Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. gazetasy, Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз!

Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.
Интернет булмаса, нишләр идек, дип фаразлый гына идек, бу атнада бөтен дөнья шундый хәлдә калды. Берничә сәгать Инстаграм, Фейсбук һәм WatsApp эшләмәде. «Кичегезне ничек үткәрдегез?» дигән сорауга подписчикларыбыз кызыклы җаваплар язды. «Исем дә китмәде. WatsApp та эшләмәде бит, анысы әзрәк эшкә каршылык китерде шулай да. Анысы да зыянлы түгел. Гел эшләмәсә дә, сүзем юк», «Төнге 12ләр җитә иде, инстаграм актарып, рәхәтләнеп ятып йокладык», «Мин Рузәл Минһаҗев китабын укыдым», «Бәйләдем», «Хатын белән сөйләшеп утырдык, бик ачык кеше икән үзе тагы», «9да ятып йокладык».

Хезмәттәшебез Рәмзия Фәйзуллина кишер, чөгендерне юып, сабакларын кисеп,  киптергәннән соң сакларга куя. Бик яхшы саклана, ди. «Ә сезнең болай эшләгәнегез бармы?» дигән сорауга: «Болай куйганым бар, яхшы сакланмады, бозылды. Комга күмеп куям. Жәйгә кадәр яхшы саклана», «Мин быел 3 литрлы банка астына салфетка куеп суганны, кишерне тутырып куйдым әле, нәрсә булыр, беренчегә эшләдем»,  дип җавап бирделәр. 

Подписчикларыбызны кыз бала белән бәйле очрак тетрәндерде. Исегезгә төшерәбез, Чаллыдагы сәүдә үзәгендә хатын-кыз 11 яшьлек кыз баланы төртеп ега һәм аңа тибә. Бу хәл 1 октябрь көнне була. Кызның әти-әнисе социаль челтәрләрдә бу хатын-кызны табуда ярдәм сорап шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итте. Шәһәр прокуратурасы полициягә бу очракны тикшерүне йөкләде. Күзәтү камерасындагы видеоны урнаштыргач, комментарийларда «Минем кызыма сукса, барып чәченнән йолкып йөртер идем», «Бу нинди хәл????  Ничек ул хатынның кулы күтәрелгән шушы балага?», «Бу кыз нәрсә генә әйтсә дә, нинди генә гаебе булса да, ул хатын-кызның, чит кешенең аңа тияргә нинди хакы бар? Аның янында улы бар, ул кем булып үсәр? Сатучылар, башка сатып алучылар ник тик тора?», дип яздылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары

2
X