Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газиз Кашаповның тууына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр

Аксубай районы Яңа Үзи авылында Чаллыда яшәп иҗат иткән, үзеннән соң бай мирас калдырып мәңгелек иленә күчкән күренекле язучы Газиз Кашаповның тууына 75 ел тулуын билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, Эдуард Касыймов, Шәйхи Маннур премияләре лауреаты, төбәкне өйрәнүче...

Аксубай районы Яңа Үзи авылында Чаллыда яшәп иҗат иткән, үзеннән соң бай мирас калдырып мәңгелек иленә күчкән күренекле язучы Газиз Кашаповның тууына 75 ел тулуын билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Факил Сафин, Эдуард Касыймов, Шәйхи Маннур премияләре лауреаты, төбәкне өйрәнүче язучы-шагыйрь Мансур Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйковалар катнашты.

Яңа Үзи авылы башында кунакларны әдипнең сурәте ясалган, аның шигъри юллары язып куелган зур элмә такта каршы алды. Авыл белән танышканнан соң, чаралар мәдәният йортында дәвам итте. Мәдәният йорты алдында Г.Кашаповның бюсты, мәдәният йортында төбәкне өйрәнү музее урнашкан. Төбәкне өйрәнү музеенда сакланган экспонатлар әдипнең бай мирас калдырып китүе хакында сөйли. Бихисап кулъязмалар өйрәнү көтеп яталар. Шәхси әйберләре дә язучының рухын саклап тора сыман. Хәрби киемнәре әдипнең катлаулы тормыш юлын үткәнен искәртә. Кыска гына гомер яшәп, «Сәмум җиле», «Вөҗдан хәтере», «Язмышыңа ышан» повестьлары, «Киек каз юлы» документаль романы һәм башка бик күп әсәрләр калдырып киткән каләм иясен туган ягы онытмый. Аның иҗатын барлап, өйрәнеп, һәрвакыт искә алып торулары, укучыларның якташларының иҗаты белән горурланулары, әдип гомеренең иҗаты дәвамлы булуын сөйли.

Рухи мирасны өйрәнү фәнни-методик үзәге җитәкчесе Факил Сафин әдипнең бик күп шәхси документларын авыл музеена тапшырды. Документлар белән бергә Газиз Кашапов авылына яңадан әйләнеп кайтты сыман. Аксубай муниципаль районы башлыгы Гилманов Камил Камал улы да, музей хезмәткәрләре дә, авыл халкы һәм Газиз Кашапов-Үзиленең туганнары да бу бүләкне якташлары өчен зур горурлык хисе белән кабул иттеләр.

Мәктәп балалары, авыл мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләгән әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраган хатирәләр Газиз ага рухына дога булып барып ирешкәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев