Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газсыз калмыйм дисәгез...

Белгечләр кисәтүенчә, килешүнең вакыты тәмамлану аның булмавы белән бер, бу газ бирүне туктату өчен нигез булып тора.

Ел ахырына кадәр Татарстан, шул исәптән Чаллы  халкына газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешүне яңадан төзергә кирәк булачак. Моны эшләмәүчеләрне торак инспекциясе аша җәзага тартырга мөмкиннәр.  «Газпром Трансгаз Казань» ҖЧҖнең җитештерү буенча генераль директор урынбасары Михаил Фролов әнә шул хакта искәртте. 

«Кулланучыларга махсус игълан кәгазьләре җибәрәчәкбез. Килешү төзүдән катгый рәвештә баш  тартучылар хакында торак инспекциясенә хәбәр итәчәкбез», - дип белдерде белгеч «Коррупциясез Татарстан» тапшыруы эфирында. 

Спикер хәбәр итүенчә, яңадан килешү төзү өчен газ оешмалары офисына килү мәҗбүри түгел. «Газпром Трансгаз Казань» ҖЧҖе сайтының “Кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә моның җиңел генә ысулы тәкъдим ителә. Аның нигезендә гариза һәм тиешле документларны почта аша гына да җибәреп була. 

«Без аларны тикшереп, карап чыкканнан соң килешү проектын әзерлибез. Аннары гариза бирүчегә кайчан һәм кайда килергә кирәклеген хәбәр итәбез», - ди белгеч. 

Мәгълүм булганча, Татарстанда бүгенге көндә 1,5 млн газ плитәсе һәм 600 мең газ котелы исәптә тора. Белгечләр кисәтүенчә, килешүнең вакыты тәмамлану аның булмавы белән бер, бу торак бинага газ бирүне туктату өчен нигез булып тора. Чөнки газ белән тәэмин итүче оешмалар, норматив документациягә ярашлы рәвештә техник хезмәт күрсәтүгә килешү төземәгән кешеләргә, газ бирергә хокуклы түгел.

Шунысы да мөһим: шәхси секторда яшәүчеләрнең килешүләре документның гамәлдәге вакыты чыкканчы үз көчендә булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газ