Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия түләүләренең яңа схемасы

Гарантияләнгән Пенсия планы буенча тупланган һәм файдаланылмый калган акчалар мирас булачак.

Гарантияләнгән Пенсия планы яңа пенсия схемасын туплау фазасы тәмамланганнан соң сайлап алуны күздә тота. Җыелган акчаларны шунда ук, керем салымы түләп алырга яки гомерлек пенсия планында калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецовка сылтама белән «Российская газета» яза.

«Стандарт план 15-20 елга алга исәпләнә, әмма һәр ике ел саен ул яңадан каралачак һәм тагын ике елга озайтылачак», - дип аңлатты Үзәк банк рәисе урынбасары.

Аның сүзләренчә, ел саен стандарт планга карата инфляция күләменә индексация ясау мәҗбүри таләп булачак. Шул ук вакытта кеше үзенә иң яхшы айлык түләүне тәэмин итүче Пенсия фондын үзе сайлаячак.

«Әгәр Пенсия фонды кешегә башка план тәкъдим итсә, ул башка планны сатып алачак. Биредә бернинди чикләүләр дә юк», - диде Швецов.

Түләүнең үзгәреп тора торган планын куллану нәтиҗәсендә файдаланылмаган калдык акча мирас итеп алыначак.

Гарантияләнгән Пенсия планы 2014 елдан туктатылган мәҗбүри пенсия тупланмаларына алмашка килер дип көтелә. Түләүләр акча туплана башлауга 30 ел узгач яки пенсия яшенә җиткәндә башланачак. Россия Хөкүмәте тиешле закон проектын Дәүләт Думасына кертергә планлаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев