Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГЭС бистәсендә атыш оештырдылар

Полиция хезмәткәрләре 8 егетне тоткарлады.

ГЭС бистәсенең 6нчы комплексында бер төркем ир-егетләр җыелып тавыш-гауга куптара. Берзаман утлы коралдан да атыша башлыйлар. Бу мизгелләрне сурәтләүче видео социаль челтәрләрдә таралып өлгерде. Әмма хокук сакчылары вакыйгага аңлатма бирү белән ашыкмады. Ниһаять, өстәмә мәгълүматлар билгеле.

Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин белдерүенчә, бер төркем егетләрнең үзләрен агрессив тотулары турында хәбәр Комсомол районы полиция бүлегенә барып ирешә. Урынга хокук сакчылары җибәрелә. Егетләр каршылык күрсәтә. Аларны полиция бүлегенә озаталар. 8 ир-атка карата административ протокол төзелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: увд