Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үги кызын еллар буена көчләгән

Татарстанда үги кызын алты ел көчләгән 37 яшьлек ир 16 елга катгый режимлы колониягә озатыла.

Татарстанда үги кызын алты ел көчләгән 37 яшьлек ир 16 елга катгый режимлы колониягә озатыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.
"Тикшерү һәм суд узган елның июнендә Әгерҗедә 37 яшьлек исерек Эльмар Капиловның, бергә яши торган хатыны-ның өйдә булмавыннан файдаланып, аның 16 яшьлек кызын мәсхәрәләвен ачыклаган. Шул ук вакытта җинаятьче булган хәлләрне телефонга видеога төшерергә маташкан", – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.
Бу вакытта кыз ычкынып китә алган һәм әнисе киткән туганнарына барган. Укучы кыз барысын да туганнарына сөйләгән һәм Эльмар Капилов белән сөйләшүнең аудиоязмасын тыңларга биргән, ул аны планшетка яздырган.
Шулай ук, кыз җинаятьченең аны алты ел көчләве һәм беренче тапкыр бу хәл аңа 10 яшь чагында булганлыгы хакында сөйләгән. Кыз үги атасыннан бик курыккан һәм берни дә сөйләмәгән, чөнки җинаятьче аңа төркем белән көчләү белән янаган.
Ирне «Балигъ булмаган зыян күрүченең көчсезлегеннән файдаланып кылынган көчләү», «14 яше тулмаган зыян күрүченең көчсезлегеннән файдаланып көчләү» мәддәләре буенча гаепле дип тапканнар һәм 16 елга катгый режимлы колониягә озаткан.
Хатын-кызларның ир рәхәтен бала бәхетенә бәрабәр куюы - башка сыймаслык хәл. Үсмер кызы янына исерек ир алып кайтучыны кем дип атарга да белмәссең...

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/gi-kyzyn-ellar-buena-k-chl-g-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев