Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гигант боз кисәге төшкән

Дөньяда нинди генә могҗизалар булмас. Ренфруширдагы (Шотландия) Линдси һәм Росс Хеллиуэллар беркөнне өйләрендә чакта тышта сәер тавыш иешетеп кала. Әйтерсең, күктән ниндидер зур нәрсә килеп төшә. Чыгып карасалар, чынлап та шулай - газонга, 1,5 метр диаметрлы эз калдырып, гигант боз кисәге килеп төшкән. Әни кеше бу хәлнең ял көнендә булмавына...

Дөньяда нинди генә могҗизалар булмас. Ренфруширдагы (Шотландия) Линдси һәм Росс Хеллиуэллар беркөнне өйләрендә чакта тышта сәер тавыш иешетеп кала. Әйтерсең, күктән ниндидер зур нәрсә килеп төшә. Чыгып карасалар, чынлап та шулай - газонга, 1,5 метр диаметрлы эз калдырып, гигант боз кисәге килеп төшкән.

Әни кеше бу хәлнең ял көнендә булмавына сөенеп тә куя, чөнки ялларда бу газон өсте балалар белән тулы була икән. Линдси һәм Росс метеорологлар белән киңәшләшәләр. Алар бу хәлне самолеттан килеп төшкән боздыр, дип аңлата. Сирәк булса да, мондый күренешләр була икән. Шулай да самолетлар уйлап табылганчы ук күктән шундый сәер бозларның килеп төшүе билгеле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев