Г.Камал театрында яңа директор
Яңалыклар тасмасы

Г.Камал театрында яңа директор

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Мәдәният министрлыгы матбугат чараларында Камал театры җитәкчелегенә бәйле чыккан эксклюзив хәбәрләр буенча рәсми җавап бирде. 

«Камал театрының эшчәнлеге киңәю һәм үсешендә яңа юнәлешләр барлыкка килүе белән бәйле рәвештә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев учреждениенең директоры итеп билгеләнә. Ул театрның проектлар эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк», – диелә анда.

Илфир Якупов Камал театры директорының беренче урынбасары булачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Театр мәдәният

Нет комментариев