Шəhри Чаллы

Гөлнара Сәмитова – Галкина марафонда катнаша

Күп тапкыр призер һәм халыкара ярышларның җиңүчесе, Чаллы спортчысы Гөлнара Сәмитова-Галкина 7 августта булачак "Татфондбанк. Кама ярым марафоны"нда катнашырга җыенуын хәбәр итте. Күренекле спортчы Чаллыда ярым марафон үткәрү идеясын хуплый. Ул үзе дә бу ярышта бик теләп катнашачагын әйтте. Гөлнара Татарстан халкын да ярышларда катнашырга чакыра.

"Татфондбанк. Кама ярым марафоны" стартка йөгерергә яраткан 1000 кешене җыяр дип көтелә. Йөгереш трассасы шәһәрнең үзәк урамнарыннан узачак. Аннары катнашучылар "Азатлык" мәйданына җыелачаклар һәм Хәсән Туфан проспекты буйлап яршыларны дәвам итәчәкләр. Шәһәрдәшләребезне 4.2, 10 һәм 21.1 км лы дистанцияләр көтә.

Кама марафонында катнашучыларга футболка, махсус чип, промо-браслет һәм үзенчәлекле рюкзак бирелә. Моннан тыш, финишка килеп җиткән һәр кеше медаль дә алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: