Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Гөлүсә ГАЙНЕТДИНОВА: “Мәңгелеккә барасыбызны уйласак иде”

    Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова быел иң зур хыялын тормышка ашырды. Ул Согуд Гарәбстанына барып, хаҗ кылып кайтты. Гөлүсә ханым газета укучыларыбыз белән изге җирләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Игътибарыгызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез. - Гөлүсә ханым, бу изге сәфәргә күптән җыендыгызмы? - Мөмкинлеге,...

    Чаллы татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова быел иң зур хыялын тормышка ашырды. Ул Согуд Гарәбстанына барып, хаҗ кылып кайтты. Гөлүсә ханым газета укучыларыбыз белән изге җирләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Игътибарыгызга шул әңгәмәне тәкъдим итәбез.

    - Гөлүсә ханым, бу изге сәфәргә күптән җыендыгызмы?

    - Мөмкинлеге, җае булган һәр мөселман өчен намаз уку, ураза тоту, корбан чалу, зәкят бирү һәм хаҗ кылу - фарыз гамәлләр. Болар ислам диненең төп баганалары. Мин аларның дүртесен үтәргә тырыштым. Ә узган көздә 2014 елда ничек булса да хаҗга барам дип ният кылдым. Әллә ничә тапкыр җыенып та, теләкләрен тормышка ашыра алмаганнар бар. Ә миңа Аллаһы Тәгалә насыйп итте.

    - Андый ерак, җаваплы юлга ялгыз чыгарга ярамый дип ишеткән идем. Кем белән бардыгыз?

    - 45 яшьтән соң кеше берүзе дә хаҗга бара ала, диләр. Миңа улым Айгиз мәхрам булып барды. Ул миллионлаган кеше арасында мине җитәкләп, саклап йөрде. Аллаһының рәхмәтендә булсын.

    - Белүемчә, Айгиз гаиләгездә беренче булып дин юлына басты.

    - Әйе, ул татар-төрек лицеенда укыганда ук Аллаһының барлыгын, берлеген таныды. Дөресрәге, аларга дин тарихлары укыттылар. Балалар шул вакытта ук догалар өйрәнеп, ураза тоттылар. Улларыбызга төпле белем, яхшы тәрбия биргән мөгаллимнәргә без бик рәхмәтле. Айгиз тормышын ислам дине буенча алып бара. Улы да үзе белән бергә намаз укый.

    - Гөлүсә ханым, изге җирләрдәге беренче тәэсирләрегез...

    - Джитта аэропортында төн кунгач, икенче көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаһы галәйһи вәссәләмнең туган-үскән, пәйгамбәрлеге башланган Мәккәгә килеп төштек. Ул бик матур, нурлы шәһәр. Урамнарына ак мәрмәр җәелгән. Мәккәдә безне ачылган китап рәвешендә зур Коръән каршы алды. Шунда күңелләребездә Экваторның уртасында ислам диненең үзәге икән дигән тәэсир туды. Монда Нур тавында Аллаһы Тәгалә тарафыннан Коръән аятьләре иңә башлаган. Адым саен матур-матур мәчетләр. Бөтен җирдә азан тавышлары яңгырый. Бу изге җирдә бер җан иясе дә рәнҗетелми, кешеләрнең күңелендә фәкать Аллаһыны гына зурлау, аңардан ярлыкау сорау гына.

    - Хаҗ гамәлләре ничек башланды?

    - Хаҗ кылырга килүчеләр Мәккәи Мөкәррәмәгә килеп җиткән көнне үк Гомрә хаҗы кылалар. Моның өчен миллионлаган кеше сыя торган Әл Хәрам мәчетенә баралар. Аның мәйданында Кәгъбәтуллаһ урнашкан. Иман китергән бәндәләрнең йөрәкләрен берләштереп, аларны бер тарафка юнәлдереп, бер үк максатка омтылсыннар өчен Аллаһы Тәгалә Кәгъбәтулланы үзе белән бәйле кыла. Бу урынга уң аягың белән атлап керү хәерле. Монда укылган бер намаз 100 мең намаз кылган дәрәҗәгә ия. Шуңа күрә барча мөселманнар күп вакытларын шунда үткәрергә тырышалар. Мондагы ап-ак киемле халыкны күргәч, бар кеше ислам динендә икән дигән хис туа. Үзеңнең кайда басып торганыңны аңлыйсың, киләчәк турында гына уйлыйсың, бу дөнья мәшәкатьләрен онытасың.

    - Гөлүсә ханым, Ибраһим галәйһиссәләмнең аяк эзләрен күрдегезме?

    - Изге йортның бер диварында Ибраһим галәйһиссәләмнең аяк эзләре сакланган. Аның улы Исмәгыйль белән бергә Кәгъбәтуллаһны төзәтеп салган вакытта басып торган эзләре бу. Аллага шөкер, без аларны күрдек.

    - Иң зур мәчет ни өчен Әл Хәрам исемен йөртә?

    - Бу бик матур, затлы, әмма тыюлы мәчет. Мәдинәдәге әлеге Аллаһ йортының түбәсе көндез 40 градус эсселектә автомат рәвештә ябыла, төнлә ачыла. Аннан йолдызлы күк күренә. Бу искиткеч матур манзара. Идәннәре чиста. Ап-ак оекбаш бер тамчы да каралмый. Мәккәнең зур мәчетендә нык эсседә вентиляторлар кешеләр өстенә салкын су сиптереп тора. Кыскасы, биредә мөселманнар өчен барлык шартлар тудырылган. Монда мөселманнар фәкать Аллаһы кушканны гына үтәп, аңардан ярлыкау сорыйлар. Дусларың, туганнарың, хәтта сине рәнҗеткәннәрне дә кичерүен үтенәләр.

    - Зәм-зәм суы илаһи көчкә ия, диләр...

    - Тәүвафтан соң, ике рәкәгать намаз укыгач, хаҗи-хаҗияләр зәм-зәм суы эчәләр. Аны йотар алдыннан мөселманнар Аллаһының рәхмәтләрен сорап дога кыла. Мөхәммәд галәйһиссәләм: "Кеше зәм-зәм суын нинди файдага ниятләп эчсә - гыйлем сорапмы, хәерле байлыклармы, сәламәтлекме, яшәргә йортмы - шуңа ирешер", - дигән. Бу, чыннан да, бик шифалы су.

    - Кибетләргә йөрергә вакытыгыз булдымы?

    - Берничә супермаркетка бардык. Анда да шул ук Кытай әйберләре сатыла.

    - Шәригать кануннары гамәлдәме?

    - Хаҗга баручыларга Согуд Гарәбстанындагы тәртипләр аңлатыла. Анда тәртип бозган кеше, кем булуына карамастан, җавапка тартыла. Әйтик, наркотик белән тотылган кешенең җомга көнне башын кисәләр. Кул кисү очраклары да булгалый.

    - Гөлүсә ханым, хаҗга барган кеше үзгәрми калмыйдыр ул...

    - Андагы кичерешләрне сөйләп кенә бетереп булмый. Биредә Аллаһының берлеген, бөеклеген, Коръәннең юкка гына иңдерелмәгәнлеген аңлыйсың. Ул безнең калебебезне чистарту өчен бирелгән. Аннан һәр сорауга җавап табып була. Хаҗда күңелләр сафлана, иман ныгый. Анда 65-70 яшькә кадәр барсаң кулай. Кеше физик һәм рухи яктан чыныгып, Аллаһының барлык сынауларын түземлек һәм сабырлык белән үтәргә әзер булсын. Сиксәнне узган кешеләр хаҗның барлык гамәлләрен үти алмыйлар, чөнки хәлләре бетә. Без, Аллага шөкер, вафат булган әниләребез, әби-бабаларыбыз өчен дә Умра хаҗ үттек. Бар гамәлләрне дә җиренә җиткереп башкардык. Аллаһы кабул кылсын. Анда үзгәрми мөмкин түгелдер. Шайтанга таш аткач, йөрәккә әллә нәрсә булды. Аннан бераз хәл алгач, күңелгә рәхәтлек иңде. Хаҗ гамәлләрен кылгач, Аллаһы кабул итсә, үзеңне яңа туган сабый кебек хис итәсең.

    - Анда рәхәт булса да, туган җир сагындыргандыр?

    - Һичшиксез. Үзебезнең гүзәл табигать, куе яшел урманнар, киң урам, иркенлек сагындыра. 4 фасыллы гүзәл җирдә яшәвебез горурлык тудыра. Кайтып бер-ике көн торгач, яңадан Кәгъбәтулланы күрәсе килә башлады.

    - Гөлүсә ханым, изге җирләрдән кайткач, "Бу дөньяда без кунак кына" дигән әйтемнең әһәмияте үзгәрдеме?

    - Чыннан да, бу дөньяда без кунак кына. Гомер бик тиз уза. Кеше мәңгелеккә барасын уйлап, ахирәтенә әзерләнергә тиеш. Хәзерге алдавыч тормышта күпләр бер-берсен уздырып мал җыя, рәнҗештән дә, Аллаһтан да курыкмый... Ә бит хаҗда да, мәңгелектә дә бөтен кеше бертигез. Кыямәт көнендә һәр кеше бер дәрәҗәдә булып, кылган гамәлләре өчен үзе җавап бирәчәк. Моңа хәзердән үк әзерләнсәк, авыр булмас иде. Кызганычка каршы, ыгы-зыгылы дөньяга алданып, мәңгелектә рәхәттә яшәргә омтылучылар бик аз. Шунысы аянычлы.

    Әңгәмәдәш -

    Зөлфия ГАЛИМ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: