Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзадә Руденко Путинны Алабугага чакырды

Нәрсәгә?

Бүген Россия көнендә Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин фидакарь хезмәтләре өчен бер төркем илебез гражданнарына дәүләт премияләре һәм Хезмәт батырларына алтын медальләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәрдәшебез, Россиянең һәм Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Гөлзадә  Руденко да бар.

РФ һәм Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, РФ мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы, Алабуга дәүләт музей-тыюлык генераль директоры Гөлзадә Руденкога (ил буенча 3 кеше) әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен РФ Дәүләт премиясе бирелде. Ул әлеге мәртәбәле бүләккә Россиянең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен лаек булды. Шулай итеп Гөлзадә Рәкыйповна Татарстанда соңгы 16 елдан соң әлегә бүләкне беренчеләрдән булып алды.

Россия Президенты Владимир Путин котлагач, Гөлзадә Руденко чыгыш ясады. Ул хезмәтенә югары бәя биргән өчен илебез Президентына, мәдәният советына рәхмәт белдерде. Илебездә мәдәният, сәнгатьне үстерүгә һәрьяклап ярдәм иткән өчен Влдаимир Путинга, ТР Президентына рәхмәт әйтте. Соңгы 20 елда Алабуга шәһәренең Россия күләмендә данлыклы музейлары белән танылган шәһәргә әйләнүен,  ел саен бик күп туристлар килүен ассызыкларды. Владимир Путинны Алабугага чакырды. «Сез Алабуганың махсус икътисадый зонасында булдыгыз. Ә шәһәрнең тарихи өлешенә, музейларга килеп җитә алмадыгыз. Без сезне үзебездә көтәбез», – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм мәдәният