Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлнара Тимерҗанова: «Пятачок» концертына күлмәгемне кызым сайлады»

Концертта өр-яңа дуэт булачагы да билгеле. Бәлкем әле Чаллы күгендә яңа йолдыз кабыныр.

«Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» концертында танылган җырчы Гөлнара Тимерҗанова да җырлаячак. Баксаң, күпләр аны бик юксынган икән. Бу хакта укучыларыбыз социаль челтәрләребездә язды. «Гөлнара Тимерҗанованың кассетасы бар иде. Зәңгәр тышлы. Бөтен җырып яттан белеп, яратып тыңлый идем. Ностальгия!», «“Йолдызлар яңгыры”, “Өйдә буран булмасын” җырларын яратып тыңлыйм», «Үзенә генә хас тавышы, стиле бар Гөлнараның. Тыйнак та. Бик яратам үзен», «Яңа җырларын ишетәсебез килә» дигән комментарийлар килде. 

Алай гына да түгел, концертта өр-яңа дуэт та булачагы билгеле. Бәлкем әле Чаллы күгендә яңа йолдыз кабыныр. Алай дисәң, Чаллының 79нчы лицеенда математика фәнен укытучы Нәсим Шәфыйков үзе белем биргән укучылар, ата-аналар, коллегалары өчен инде йолдыз! Газетабызның социаль челтәрләрендә ул җырлаган видео меңәрләгән карау җыйды бит. Шуннан соң коллегам Илшат Солтанов җырчы укытучы белән әңгәмә корган иде. Нәсим әфәнде яраткан җырчысы, кумиры Гөлнара Тимерҗанова белән дуэт җырларга хыяллануын әйтте аңа. Ә хыялларның тормышка аша торган гадәте бар. Без бу хыял турында Гөлнара Тимерҗанованың үзенә хәбәр иттек һәм ул Нәсим Шәфыйков белән җырларга риза булды.

Әйтергә кирәк, зур сәхнәләрдә җырлау тәҗрибәсе булмаган кеше белән дуэт җырларга алыну бик зур кыюлык. Гөлнара Тимерҗанова куркып калучылардан түгел. Нәфис буй-сынлы, бик тә ягымлы хатын-кыз булуына карамастан, көчле рухы сизелеп тора. Без аны җырларында да сизәбез. Нәсим әфәнде белән телефон номерларын биреп таныштыруга ук репетиция көнен билгеләделәр. 

– Нәсим белән «Парлы ялгызлар» җырын сайладык. Ике меңенче еллар башында без бу җырны Зөфәр Хәйретдинов белән башкарган идек. Аның сүзләрен Данис Хайруллин, көен Зөфәр Хәйретдинов үзе язган. Бик тормышчан җыр. Халык яратып кабул иткән иде аны. Нәсимнең дә яраткан җырларының берсе булып чыкты. Репетиция вакытында да бик тиз отып алды, тавышлар да туры килде төсле», – дип сөйләде Гөлнара Тимерҗанова. 

Әйтергә кирәк, Гөлнара ханым берара сәхнәдә күренми башлаган иде. Ул бар вакытын кечкенә кызы Айзифага багышлавын әйтте. Аңа хәзер 8 яшь. Гөлнара ханымның улы Идел дә буй җиткән егет, аңа 23 яшь. Инде Гөлнара Тимерҗанова кабат үз юлына кайтты дип әйтсәк тә була. Яңа җырлар иҗат итә, клиплар төшерә, хәйрия концертлары оештыра. 

– Концертларга күлмәкләрне сайларга кызым булыша. Күлмәкләрем шундый күп, кайвакыт сайлый алмый аптырап бетәм. Шулчак Айзифа миңа ярдәмгә килә. Пятачокка ул ал төстәге күлмәгемне кияргә тәкъдим итте. Каникуллар бит, үзе дә минем белән концертка киләчәк. Бик дулкынландыргыч концерт булырга ошаган, – ди бәхетле әни.

«Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» концертында ул күпләр яттан белгән «Йолдызлар яңгыры»н, «Мәхәббәт учаклары»н башкарачак. Беренчесен танылган авторлар Фәнис Яруллин һәм Оскар Усманов иҗат иткән булса, икенчесенең сүзләрен һәм көен Гөлнара Тимерҗанова үзе язган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес