Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөмбә җыйганда сак йөрегез (киңәшләр)

Гөмбәчеләргә урманнан исән-имин кайту өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

1. Урманга барганчы, узасы юлыгызны яхшылап планлаштырыгыз. 

2. Туганнарыгызга кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга җыенуыгыз турында әйтеп куегыз. 

3. Кесә телефонының зарядкасын тикшерегез, ул тулы булсын. 

4. Урманда йөрергә уңайлы өс, аяк киеменнән тыш, берникадәр ризык, су алырга онытмагыз. Барган урыныгызның картасы белән танышырга, һава торышы нинди буласын белергә кирәк. Үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлегегезне чамалагыз. 

5. Таныш булмаган урыннарга белгән кеше белән генә барыгыз. 

6. Шешә белән су, ветровка, җылы кием, тамак ялгарга тиз бозылмый торган ризык, пычак, шырпы алыгыз. Машинагызда медицина кирәк-яракларыннан бинт, жгут, мамык, антисептик, йод, валидол йөртсәгез яхшы. Шулай ук карандаш, кәгазь, кесә фонаре, сыбызгы кебек әйберләрнең дә кирәге чыгарга мөмкин. 

7. Ачык төстәге, ерактан күренеп торырлык кием киегез, балаларны да шулай киендерегез. Шулай итсәгез, бергә гөмбә җыючылар да сезне күрер, югалсагыз, эзләүчеләргә дә сезне табарга җиңелрәк булыр. 

8. Бөтенләй таныш булмаган урманга юл тотканда үзегез белән карта һәм компас алыгыз. Компас кулланмый гына көньякны ачыклау ысулы да бар. Аның өчен кояшның күренүе һәм түгәрәк циферблатлы сәгать булуы шарт. Сәгатьне горизонталь тотасы, сәгать теле кояшка карап торырга тиеш. Аннары сәгать теле белән 1 цифрасы арасын урталай бүлгән итеп күз алдына китерегез. Көньяк юнәлеш нәкъ шул булачак. 

9. Урманга кергәнче як-ягыгызда ниләр булганын истә калдырыгыз: юл кайда, елга, кояш кайсы якта. Урман буйлап барганда вакыт-вакыт ориентирларны искә алып барыгыз: гадәти булмаган формадагы агачлар, каерылган агач төбе, инеш, чокырлар – болар барысы да бәла килеп чыккан очракта ярдәм итәргә мөмкин. Урман эчендә барганда башта берәр урынны билгеләп, шуңа таба барыгыз, аңа җиткәч, икенче урынны сайлап, шунда юл тотыгыз.

10. Урманда адашсагыз, гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бердәм 112 номерына кесә телефоныннан шалтыратыгыз. Бу номер бөтен Татарстан буенча эшли һәм телефонда акча булмаса да чакыра ала. Шалтыраткач, ярдәм килгәнне көтегез. 

11. Югалган кешеләрнең туганнары кеше югалганны белеп алгач, аларны эзләүне оештыру өчен тиз арада полициягә хәбәр итәргә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев