Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гомеренең моңлы агышы

Шәһәребездә җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән музыкант, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Батырхан улы Фәйрушинның 50 еллык иҗатына багышланган кичәгә бик теләп бардым мин. "Гомеремнең моңлы агышы" дип аталган бу чараны шәһәребезнең данлыклы мәдәният йолдызы Гөлзада Рзаева оештырды. Аның кулы кергән кичәләрнең шәп узачагына инанган халык, бар эшен...

Шәһәребездә җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән музыкант, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Батырхан улы Фәйрушинның 50 еллык иҗатына багышланган кичәгә бик теләп бардым мин. "Гомеремнең моңлы агышы" дип аталган бу чараны шәһәребезнең данлыклы мәдәният йолдызы Гөлзада Рзаева оештырды. Аның кулы кергән кичәләрнең шәп узачагына инанган халык, бар эшен ташлап, "Энергетик" мәдәният сараена юнәлгән диярсең. Зал шыгрым тулы! Үземнең укытучым белән горурлану хисе күкрәк читлегеннән очып чыгардай булып канат кага. Әнәс абыйның бар укучылары да шундыйрак хис кичергәндер, мөгаен. Минзәлә педучилищесында анда белем алганнар гына да залда алтмыштан артык иде. Тамашачыларның өчтән бере - якташлары.

"Актаныш сандугачлары матур сайрый шул. Һәркайсының үз моңы, үз аһәңе. Әлфия Афзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Илгиз Закиров, Әнәс Фәйрушин исемнәрен кемнәр генә белми дә, аларның тавышларына кемнәр генә сокланмый!" - дип, кичәне ачып җибәрде Гөлзада ханым. Аннан соң ул халыкны музыкантның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, кызыклы фактлар китерде. Чират Әнәс Батырхан улына да җитте. Ул үзе җитәкләгән "Яран гөл" ансамбленә кушылып "Киек казлар" җырын башкаруыннан соң халык басып кул чаба башлады. Менә ул бәя!! Менә ул хөрмәт!!!

Гомерен милли музыка сәнгатен үстерүгә багышлаган, күпме татар моңына гашыйк шәкертләр тәрбияләгән бу шәхес бүген дә сафта. Ул Чаллы драма театры артистларына вокал серләрен өйрәтә. Театр артистлары җырлап та, сөйләп тә тәбрикләделәр аны. Унбиш ел буе җитәкләгән "Яран гөл" ансамбле әгъзалары башкаруындагы җырларны бик яратып кабул итте тамашачы. Үз хезмәтенең нәтиҗәсен күрү күңеленә май булып яткандыр Әнәс абыйның. Бертуган энесе Шамил да Фәйрушиннар нәселенең данын үзенең "Күңелем җырдан тора" дигән җырны башкаруы белән тагын да күтәреп җибәрде шикелле. Котлаучылар күп булды.

1964 елда Минзәлә педучилищесында укыта башлагандагы курс шәкертләре сөйләгәндә, әзрәк кызарып та киткән күк булды Әнәс Батырханович... Үзеннән берничә генә яшькә кечкенәрәк булганнар ич шәкертләре! Укучы кыз Диана Чернованың Әнәс абыйсы язган җырны башкаруы олы бер сюрпризга әйләнде. Тамашачылар авторны да, башкаручыны да чәчәкләргә күмделәр. Чәчәкләр дигәннән, ахырда кочак-кочак бәйләмнәрне берничә кеше сәхнәдән көчкә ташып бетерде. Илгиз Закиров, Алмаз Ишморатов, Гүзәлия Гыймадиева, Лилия Фәхразиеваларның чыгышларын халык озакка сузылган алкышлар белән бәяләде. Озак еллар Әнәс абый директор булып эшләгән 2нче номерлы музыка мәктәбенең "Иске шәһәр" инструменталь ансамбле чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. Өч сәгатькә якын сузылган кичә тыңлаучылар күңелендә ел буе сакланыр, мөгаен.

Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев