Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гомерне 10 елга озайтучы дүрт гадәтне атаганнар

Америка галимнәре, күп кенә тикшеренүләр үткәреп, кеше гомерен ун елга озайту мөмкинлеге бирүче дүрт гадәтне атаган

Галимнәр, иң элек, җиләк-җимешкә, яшелчә һәм чистартылмаган ярмага бай булган Урта диңгез диетасын тотарга тәкъдим иткән. Мондый ризыклар онкология һәм йөрәк-кан тамырлары, баш мие авырулары, депрессиянең килеп чыгу куркынычын киметә, матдәләр алмашын яхшырта икән.
Икенчедән, алар стресска бирешмәскә һәм тормыштан бары тик сөенечле, уңай мизгелләр эзләргә киңәш итә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бәхетле кешеләрнең вакытыннан алда үлеп китү ихтималы 3,7 процентка кимрәк. Гомумән, мондыйларның гомер озынлыгы, бәхетсезрәк кешеләрнеке белән чагыштырганда, 18 процентка күбрәк, ди. Шуңа күрә белгечләр безгә канәгатьлек, бәхет хисе китерердәй шөгыль табарга киңәш итә.
Бу иҗади хезмәт (әйтик, шигырь яисә хикәяләр язу, рәсем төшерү), волонтерлык, йорт хайваннары (авылларда – мал-туар) белән мәш килү, физик күнегүләр, йога кебек медитацияләр булырга мөмкин, ди яза "Vatantat.ru".
Шулай ук зарарлы гадәтләрдән – хәмердән (чамасын белмичә куллану турында сүз) һәм тәмәкедән баш тартырга кирәк. Шул ук вакытта, тикшеренү авторлары билгеләп үткәнчә, спиртлы эчемлекләрне чамасын белеп кенә куллану вакытыннан алда гүр иясе булу куркынычын 17-18 процентка киметсә, тәмәке тарту кимендә ун ел гомерне “урлый”.
Моңа кадәр Европаның Озын гомерлелек университеты ректоры Юлия Юсипова картлыкның килүен туктатуга ярдәм итәрдәй ризыклар турында сөйләгән. Медик иң элек үзебездә җитештерелә торган табигый ризыкларга өстенлек бирергә киңәш иткән. Моннан тыш, ул ризыкларда гормоннар һәм антибиотикларның булмаска тиешлеген искәрткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев