Узган җомгада "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды. Ансамбльнең яңа программасын карарга зыялы, зәвыклы тамашачы килгән иде.
Республикабызның йөзек кашына әйләнгән әлеге коллектив кайда гына булса да, башта балалар алдында чыгыш ясый. Ул шулай итеп яшь буында татар сәнгатенә,...
Узган җомгада "Энергетик" мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты булды. Ансамбльнең яңа программасын карарга зыялы, зәвыклы тамашачы килгән иде.
Республикабызның йөзек кашына әйләнгән әлеге коллектив кайда гына булса да, башта балалар алдында чыгыш ясый. Ул шулай итеп яшь буында татар сәнгатенә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына карата мәхәббәт, милли горурлык хисе тәрбияли. Бу юлы да ансамбль традициягә тугры калды: көндез мәктәп укучыларына концерт күрсәтте. "Концерт бер сулышта үтте. Сизмичә дә калдык, бик матур булды", - ди 2нче гимназия укучысы Булат.
Ә кичен өлкәннәр өчен махсус программа тәкъдим ителде. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзерахманов балаларны оешкан төстә концертка алып килүне оештырган өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовка, артистларны һәрвакыт ягымлы йөз белән каршы алган "Энергетик" мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзада Рзаевага рәхмәт белдерде. Гөлзада ханым үз чиратында 1973 елда ачылган мәдәният сараенда бүгенге көнгә хәтле милли чаралар үтүе турында сөйләде. Ул бөтендөньяга милли мәдәниятне таныткан Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге коллективны милләтебезнең йөзек кашы дип атады.
Әлеге ансамбль моннан 12 ел элек барлыкка килгән иде. Шул еллар эчендә коллектив Африка, Кытай, Финляндия, Монголия, Германия һәм башка бик күп илләрдә яшәүчеләргә халкыбызның мәдәниятен, моңлы җырларын, милли киемнәрен күрсәтә. Программада һәрвакыт тере музыка, тере тавыш... Шуңа күрә ике сәгатьлек программа бер сулышта үтә. Артистларның талантына, милли киемнәребезнең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бу юлы да шулай булды. Артистларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Тамашачылар җырларны тын да алмый тыңладылар, биюләрне сокланып карадылар. Илнур Коләхмәтов, Радик Шәяхмәтов, Айгөл Ибраһимова, Флорит Гыйззәтуллин, Гөлшат Сәлимгәрәева һәм башкаларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Ул көнне югары профессиональ сәнгатьне карарга затлы тамашачы килгән иде. Алар арасында мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте Рафаэль Юнысов та бар иде. Рафаэль Сөләйман улы халкыбыз моңнарын, мәдәниятен-сәнгатен түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткергәне, татар мәдәниятен чит илләргә таныткан өчен Чаллы халкы исеменнән коллективка рәхмәт белдерде.
Чыннан да, бу концертны карагач, күңелдә милләтебез өчен горурлык хисе туды. Мондый затлы сәнгате булган халыкның киләчәге өметле. Ансамбль артистлары киләчәктә дә сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзерахмановтан үрнәк алып иҗат итсеннәр иде.
Нет комментариев