Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әгәр ремонт башласаң...

1. Стенаны буяргамы, әллә обой ябыштырыргамы? Әлбәттә, обой ябыштырырга! Ул затлырак та, матуррак та. Буяулы стенада тап­лар, розетка тирәсендә бармак эзләре тиз күренә башлый.

2. Ковролин тузан, пычрак, микроб җыя. Идән юып чыгуга җитәме соң!

3. Ванна бүлмәсенә ап-ак плитка ябыштырырга ашыкмагыз, ул дәваханәне хәтерләтәчәк. Әгәр дә ул карасу төстә булса, таплар тиз күренә, сөртә-сөртә җәфа чигәчәксез.

4. Арзан сантехника һәм плиткага кызыкмагыз. Андый әйбернең сыйфаты да, матурлыгы да үзе кадәр генә булачак. Ванна бүлмәсендәге ремонт дистәләрчә ел хезмәт итә. Шуңа да ул сыйфатлы булырга тиеш.

5. Ванна һәм бәдрәф бүлмәләрен берләштерү эстетик яктан матур түгел.

6. Өйгә мебель сайлаганда сувенирлар куяр өчен тәгаенләнгән ачык киштәләр күп булмасын. Ул тузан җыя торган урын булачак.

7. Гардероб эшләткәндә аны мөмкин кадәр зуррак ясатырга тырышыгыз. Әйбер күбәйгән саен урын җитми, ә бер эшләнгән шкафны тагын зурайту - шактый мәшәкатьле эш.

8. Аш-су бүлмәсендә идәнгә ламинат, паркет яисә плитка җәяргәме дип баш ватканда соңгысын сайлау уңышлырак. Ламинат та, паркет та су, дым яратмый. Плитка моңа түзем, әмма салкын. Бу очракта аның астына заманча "җылы идән" системасы урнаштырып була.

9. Аш бүлмәсендәге гарнитурның өске киштәләре кул җитәрлек биеклектә булырга тиеш.
10. Соңгы вакытта розеткаларны идәнгә терәтеп урнаштыру модада. Ул бик уңайсыз, тузан җыя, идән юганда мәшәкать тә, хәвеф тә тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X