Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Грант откан табиб

Сер түгел, сәламәтлек саклау учреж-дениеләренә кадрлар җитми. Бу мәсь-әләне хәл итү максатыннан, 2014 елда Татарстанда ТР хөкүмәте грантларын бирү турында программа кабул ител-гән иде.

“Әлеге программаның сәла-мәтлек саклау учреждениеләренә кадрлар җәлеп итүдә әһәмияте зур. Чөнки бу программа нигезендә, рес-публикага килүче табибларга, торак шартларын яхшырту өчен 500 мең сумлык грант бирелә. 2014 елдан баш-лап үткәрелгән бәйгеләр нәтиҗәсен-дә, 818 табиб әлеге ярдәмне алган. Аларның 524е Россиянең төрле төбәк-ләреннән килүче белгечләр. Башлан-гыч амбулатор челтәренә 450 кеше эшкә урнашкан. 135 грант алучы ара-сында анестизиолог-реаниматолог, фтизиатр, психиатор, эпедимиолог ке-бек белгечләр бар. 2018 елда Татар-станның сәламәтлек саклау учрежде-ниеләренә 135 белгеч эшкә килгән. Бу - халыкка медицина ярдәме күрсәтү-нең сыйфатын арттыруда мөһим күр-сәткеч”, - Татарастан Дәүләт Советы-ның социаль сәясәт комитеты Светла-на Захарова.
Шунысын да әйтергә кирәк, ТР хөкүмә-те грантларын бирү турында програм-ма шәһәребездә дә уңышлы гына тор-мышка ашырыла. Мәсәлән, 6нчы ши-фаханәдә әлеге программа буенча 10 табиб эшли. Аларның барысына да фатир бирелгән. “Безгә Әстрехан, Пермь, Ижау шәһрләреннән эндоско-пист-рентгенолог, эпидемиолог һәм башка белгечләр килде. Табиб-эпиде-миологны озак эзләдек. Бу белгечтән башка сәламәтлек саклау учрежедние-се эшчәнлеген алып бару авыр. Чөнки санитар-эпидемилогик режимны сак-ларга, халыкның иминлеген тәэмин итәргә, прививка компаниясен алып барырга кирәк”, - ди шифаханәнең баш табибы Нияз Мөҗәһитов.
Академик Е.Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина академиясен тәма-малап һәм шунда ук квалификация үтеп табиб-эпидемиолог һөнәрен ал-ган, Пермь кызы Светлана Старикова интернет аша Татарстанда табибларга грант бирелүе хакында белгән. Дус кы-зыннан да сораштырган. Һәм тәвәк-кәлләп, ике кечкенә баласы белән Чаллыга күчеп килгән. “Төрле сәла-мәтлек саклау учреждениеләрендә булдым. Миңа капиталь төзекләнде-релгән 6нчы шифаханә аеруча ошады. Чөнки ул – күп профильле сәламәтлек саклау учреждениесе. Мин эше күп булган урында эшләргә яратам. Бу коллективка килгәнемә бер дә үкен-мим, биредә барысы да ярдәм итәргә генә торалар”, - ди Светлана Олегов-на. Ул 2018 елның июлендә эшкә ур-нашкан, ә 30 декабрьдә яңа шәһәрнең 63нче бистәсеннән 2 бүлмәле фатир алган. Нияз Фаяз улы әйтүенчә. 5 ел эшләгәннән соң, кредитның 500 мең сумы киметелә. “Моның өстенә шәһәр хакиме Наиль Мәһдиев тәкъдиме бе-лән 2017 елдан башлап, грант алган кешегә бюджеттан 100 мең сум акча бирелә. Республика гранты, шәһәр ха-кимиятенең ярдәме сәламәтлек сак-лау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итүдә зур роль уйный”, - ди ул.
Миңа Пермьнән күчеп, арендадагы фатирда торганда да, яңа фатирга күчкәндә дә җитәкчлек һәм коллектив булышты. Бик матур, яңа бистәдә яшим. Тиздән биредә яңа балалар бакчасы төзелеп, файдалануга тапшы-рылачак. Шәһәрдә яшеллек, балалар белән йөрер урыннар күп. Бигрәк тә Яр буе паркын яратабыз. Чаллыны бик яратам. Биредә киң проспектлар, яшеллек күп, сулыш алуы да иркен. Төрле коллективларда эшләргә туры килде, биредә иң яхшы коллектив. Ба-рысы да ярдәмгә ашкынып тора, кыс-касы монда көчле команда, - ди Свет-лана Старикова.
Татарстан Призидентының махсус программасы буенча 6нчы шифаханә капиталь төзекләндерүдән соң, таны-маслык итеп яңартылган. Хезмәткәр-ләр авыруларга карата дустанә мөнә-сәбәттә. “Аллаһка шөкер, шифаханә-без төзекләндерелде. Табиблар да, шәфкать туташлары да тәҗрибәле, барысы да әйбәт. Без, авыруларга, сә-ламәтлегебезне ныгытырга булышкан-нары өчен, Аллаһы Тәгалә аларның үзләрен ярдәменнән ташламасын”, - ди шәһәрдәшебез Рәисә Ильясова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев