Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Григорий Грицков Наил Мәһдиевның стипендиясенә лаек булды

Танылган пианист-виртуоз дөнья йолдызы Денис Мацуев яшь чаллылыга бүләк итеп – Суздальдагы XXVII Халыкара «Яңа исемнәр» җәйге иҗади мәктәбенә юллама һәм фонд стипендиясен тапшырды.

Григорий музыка белән 7 яшендә шөгыльләнә башлый. 3нче балалар музыка мәктәбенә аны әти-әниләр алып килгән. Бу вакытка ул хоккей белән шөгыльләнгән инде. Музыка белән дуслык тиз генә башланмады, ди. «Нота һәм гамма өйрәнгәннән соң берни дә килеп чыкмаган вакыт иде. Күп дигәндә, бу ике нотадан торган җырлар гына. Гомумән, барын да ташлап, бу турыда онытасы килде», - ди ул.
Григорий Грицковның һәм аның укытучысы бик күп конкурсларда катнаша. Бу-республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чыгышлар.
Бүген ул үзенең тормышын кларнетсыз күз алдына да китерә алмый һәм үзенең киләчәген музыка белән бәйләр дип ышана. Аның хыялы аңа гадәти яшүсмернең тормышын алып барырга комачауламый. Григорий Грицков Денис Мацуевның бала-чагындагы кебек үк, ишегалдында яшьтәшләре белән футбол уйнарга да вакыт таба, ләкин уен коралына өстенлек бирә. Укытучысы конкурс сайлап алуында Григорий Грицков катлаулы программаны башкарды, дип билгеләп үтә. Денис Мацуев Яр Чаллыда яшь талантлар әзерләү дәрәҗәсен югары бәяләде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев