Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Грипп һөҗүме ноябрьдә көтелә

Узган кышта, хәтерләсәгез, республикабызда гадәти грипптан тыш "Мичиган", "Гонконг" һәм "Брисбен" дип аталган гриппларның вируслары да күренде. Күренде генә түгел, алар белән йөзләрчә кеше авырды. Шуны күздә тотып булса кирәк, быел табиблар гриппка каршы прививка ясату гамәлләрен сентябрьдә үк башлап җибәрделәр. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда бүгенге көнгә республикабызда гриппка каршы 1...

Узган кышта, хәтерләсәгез, республикабызда гадәти грипптан тыш "Мичиган", "Гонконг" һәм "Брисбен" дип аталган гриппларның вируслары да күренде. Күренде генә түгел, алар белән йөзләрчә кеше авырды. Шуны күздә тотып булса кирәк, быел табиблар гриппка каршы прививка ясату гамәлләрен сентябрьдә үк башлап җибәрделәр. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда бүгенге көнгә республикабызда гриппка каршы 1 млн. 31 мең 885 кеше прививка ясаткан. Шуларның 324137се - балалар. Бу прививка ясалырга тиешле халыкның якынча 66 проценты. Табиблар грипп һәм кискен вирус инфекцияләренең иң югары һөҗүме ноябрь урталарында булыр дип фаразлыйлар. Димәк, әле аңа кадәр вакыт бар - әлегә кадәр өлгермәгәннәр яшәү урыннарында тиз арада прививка ясата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев