Гриппка каршы прививка ясату өчен иң яхшы вакыт
Иммунитет формалашсын өчен бер-ике ай вакыт кирәк.
Быел грипп декабрьдә башланыр дип фаразлана. Дөрес, хәстәрен хәзердән үк күрә башладылар. Гриппка каршы вакциналарның беренче партиясе Татарстанга инде кайтартылган. Олылар өчен – 600 мең, балаларга 300 мең доза вакцина бүгеннән әзер. Быел барлыгы 2 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясарга планлаштыралар.
Хәзер прививка ясату өчен иң яхшы чак, дип саный белгечләр. Иммунитет формалашсын өчен бер-ике ай вакыт кирәк. Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинаның бер ел да прививка ясатмый калганы юк икән. Өч баласына, өлкән яшьтәге әти-әнисенә дә вакцина салдыра ул. «Бу мәсьәләне махсус үзем контрольдә тотам», – ди Марина Патяшина. Вакцинаны грипптан саклануның иң ышанычлы ысулы дип саный.
Прививка ясаткан кеше бөтенләй грипп белән авырмый дигән сүз түгел анысы, ләкин ничек кенә булмасын, вакцина ясаткан кеше авыруны җиңелрәк кичерә, грипп өзлегүләр китереп чыгармый, дип ышандыра Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев та. Вакциналар барысы да үзебездә җитештерелгән. Авырлы хатын-кызларга, балаларга аның консервантсыз, куркынычсыз төрен кулланачаклар. Табиблар хроник авырулары булган, кеше арасында эшләгән кешеләргә, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә вакцинаны беренче чиратта салдырырга кирәк, дип киңәш итте.
Узган сезонда республикада беренче тапкыр грипп очрагы 7 гыйнварда ачыкланган. Гыйнвар ахырына исә авыру эпидемия чиген узып киткән. Шөкер, грипптан вафат булучылар берәү дә юк. «Моның сәбәбе – халыкның күбесе авыруга каршы вакцина ясату белән бәйле», – дип аңлатты Альмир Абашев.
Вакцинацияләүдә халыкка уңайлыклар тудыру максатында берничә ел рәттән сәүдә үзәкләре, метро яннарында мобиль бригадалар эшли. Быел да 65 бригада әзерләнгән. Аларның беренчеләре киләсе атнада ук эшли башлар дип көтелә.
http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/grippka-karshy-privivka-yasatu-chen-i-yakhshy-vakyt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев