Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Грузиядән татар авылына күченеп кайтучылар: «Эшлим дигән кешегә бөтен җирдә эш бар»

    Грузиядән эшкә дип килгән җиреннән Кызылъярның матур табигатенә, кешеләренә гашыйк булып, шунда төпләнеп калган әзәрбайҗан гаиләсе яши дигәнне ишеткәч, әллә ни шаккатмадым.

    Дөрестән дә, шагыйрь һәм язучы Фәнис Яруллинны тудырган  Кызылъяр авылының табигатенә сокланмаслык түгел шул.

    Өемташ тау итәгендә, Ык елгасы буенда урнашкан Кызылъярның табигате чыннан да гаҗәеп матур. Елганың яр буйлары кызыл балчыктан булганга күрә, авылның исемен дә Кызылъяр дип атаганнар. Авыл зур, төзек, матур. 1402 кеше яши. Гөр килеп ике балалар бакчасы, урта мәктәп эшләп тора. Фельдшер-­акушерлык пункты, мәдәният йорты, ике мәчет, «Туган якны өйрәнү» музее, карп һәм форель балыкларын үрчетә торган ике буа да бар. Яшим дип яшәгән кешегә авылда эшен дә табарга була: Кызылъярда яшәү һәм эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шуңа күрә авылда калырга теләүче яшьләр дә күп икән. Кызылъярга терәлеп диярлек урнашкан Баулы һәм Октябрьск шәһәрләренә йөреп эшләүчеләр дә хәйран. Терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр дә байтак.

    «Табигате үзенә тартты»

    Язмабызның геройлары булган әзәрбайҗан гаиләсенең дә күңеленә хуш килгән Кызылъяр авылы. Югыйсә, гаилә башлыгы Алладдин абзый яз-җәй айларында акча эшләп кайту нияте белән генә килеп чыккан була бу якларга. Беренче елларны язын-җәен Кызылъярда эшләп, кышын гаиләсе янына Грузия­гә кайтып йөргән. Тора-бара Кызылъярның халкына шул кадәр ияләшкән ки, шушында төпләнеп яшисе килә башлаган. Гаилә башлыгы ниятен әйт­кәч, ире сүзеннән чыгарга гадәтләнмәгән хатыны Исминаз апа да аның теләгенә каршы килмәгән. Шулай итеп, гомере буе Грузиядә гомер кичергән Мамедовлар гаиләсе Татарстанга күченеп кайткан.

    Алладдин абзыйның үзенең төзелеш бригадасы була. Исминаз апа – гаилә тоткасы, балалар, йорт эшләре тулысы белән аның җилкәсендә. Ире көне-төне диярлек төзелеш эшләрендә булганлыктан, терлек карау, тавык-чебеш­ләр үстерү дә аның өстендә. Беренче сатып алган йортлары авылның үзәгендә урнашкан булган. Күченеп килгәч тә башта бер, аннан тагын берничә сыер сатып алганнар. Бүген исә сыерларының саны сигезгә җиткән. Күп итеп терлек асрый башлагач, үзәктәге өйләрен сатып, авыл читендә зур йорт җиткергәннәр. Җитеш, матур тормышта булганына шөкер итеп матур гына яшәп ятканда, гаилә башлыгы үлеп киткән. Хатыны Исминаз апа бүген улы Намик, килене Фатыйма һәм оныклары белән яшәп ята.

    Әзәрбайҗан халкы үзенең кунакчыллыгы белән данлык­лы. Кызылъярга килгәч әлеге гаиләне күрергә теләгебез барлыгын белдергәч тә, бик теләп ризалаштылар. Заманча, бизәкләп эшләнгән капканы ачып ишегалдына узгач ук, өйдән тышка бөркелгән тәмле ризык исе борынны кытык­лады. Киләсебезне бер сәгатьләр чамасы гына алдан кисәтүебезгә карамастан, туй өстәле кебек мул табын көйләп куйганнар. (Табындагы ризыкларның рецептларын укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.) Ишек төбеннән үк татарча матур итеп «Исәнмесез!» дип каршы алган Исминаз апа да, улы Намик та (хатыны Фатыйма баласы белән Самарага әниләренә кунакка киткән иде) безнең белән татар телендә генә аралашты. Сөйләшкәндә, ялгыш кына булса да ник бер русча сүз кыстырсыннар. Гаҗәпләндем һәм сокландым.

    Күбрәк Намик сөйләде. Исминаз апа исә ара-тирә улын җөпләп бер-ике җөмлә кыстыра да, кухня белән без утырган кунак бүлмәсе арасында әвәрә килә.

    «Башта куркып калдым»

    Кызылъярга күченеп кайт­канда, Намикка әле 12 яшь кенә була.
    – Татар авылы. Бөтен фәннәр дә татар телендә генә укытыла торган татар мәктәбе. Телне белмәгән килеш ничек укырмын, ничек кабул итәрләр, дип башта куркып, югалып калдым, – дип искә алды ул вакытларны Намик.
    Чыннан да, баштагы мәлләрдә җиңел булмый аңа. Ләкин гел татар балалары белән аралашу үзенекен итә, телне бик тиз өйрәнә. Намик – өч бала  әтисе. Беренче хатыныннан туган олы улы Сәмир әнисе белән Грузиядә яши. Кызы Сәмирә, әтисе белән әнисе аерылышкач, әтисе белән калырга теләк белдерә. Бүген ул әтисенең яңа гаиләсе белән Кызылъярда яши, татар мәктәбендә укый, матур итеп татарча сөйләшә. Намикның икенче никахтан Нурай исемле кызы бар.

    «Самарадан урлап кайттым»

     

    Хәзерге хатыны Фатыйма, Намик кебек үк, бала вакытында әти-әнисе белән Самарага күченеп килгән булган. «Иң кызыгы шунда: Грузия­дә чакта Фатыйма белән бер үк авылда яшәп, шунда үсеп, бер-беребезне белмәгәнбез. Язмыш безне Самарада таныштырды. Булачак хатыныма бер күрүдә гашыйк булдым», – дип сөйләде Намик.

    Ул вакытта Намик – өйләнеп аерылган ир-егет, ә Фатыйма – әле күптән түгел генә мәктәп тәмамлаган яшь кыз. Баштанаяк гашыйк ир кыз янына юлны суытмый. Көн саен булмаса да, көнаралаш кыз янына бара. Сүзен үз итә торган, төскә-биткә чибәр егеткә кыз да гашыйк була. Ләкин техникумда укуын тәмамламыйча кияүгә чыгу турында кызның уенда да булмый. Үзсүзле ирнең исә кызны тизрәк үзенеке итәсе килә...
    – Аны Самарага барып урлап кайттым. Машинага утыр­дык. Ул гадәттәгечә очрашу дип уйлады. Мине үзен урлый дип башына да китермәгән. Белгәч, карышып маташты әле, – дип көлә Намик. – Юлда ГАИ хезмәткәрләре туктатты. «Бар, минәйтәм, әйт, зарлан, урлыйлар мине, диген», – дим моңарга. Фатыйма бер сүз дәшмәде. Алып кайтып әти-әнием белән таныштыруга ук, мулла чакыртып никах укыттык.

    Яшьләр инде биш ел бергә яшиләр. Намикның әйтүенчә, әзәрбайҗаннарда хатын-кызларның күпчелеге өйдә утыра, эшләми. Әнисе Исминаз апаны да заманында Алладдин абзый хөкүмәт эшенә чыгармаган. Намик та хәләлен эшләтми. Хатын-кызның өйдә, йорт тирәсендә булуы, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүе күпкә файдалырак, дигән фикердә ул. Ир кешенең вазифасы акча табу, гаиләне туендыру булса, хатын-кыз өйдә җылы атмосфера тудырырга, ирен елмаеп каршы алырга тиеш дип саный. Намик та әтисе кебек үк төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Сарае тулы мал-туар, кош-корт. Алда әйткәнебезчә, сигез сыеры гына бар. Сыерларның баш санын 20гә җиткермәкче. Күп итеп сарыклар асрарга хыяллана. «Дәүләткә рәхмәт, субсидия һәм төзелеш материаллары белән ярдәм итте. Дәүләт биргән акчага кечкенә сарайны сүтеп, зур иркен сарай салып куйдык. Эшлим дигән кешегә менә дигән итеп җир җимертеп эшләргә, кеше кызыктырып матур итеп яшәргә була, ялкауланмаска гына кирәк»,  – ди Намик.

    «Туган яклар сагындырамы?» – дип сорыйм. «Туган ягымда җылы, рәхәт, табигате дә бик матур. Ләкин мине ник­тер күбрәк Татарстанга тарта, сәбәбен үзем дә белмим», – дип җавап бирә ул. Грузиягә ике елга бер тапкыр булса да кайтып киләләр икән. Апасы исә Грузиягә кунакка баргач, кияүгә чыгып, шунда яшәп калган.

    Намикның әнисе Исминаз апа үзләре генә белә торган рецепт буенча бик тәмле сыр эшләп сата. Сыр ясау серләрен бездән дә яшермәде. Базарга чыгып сатмаса да, эшләгән сырын шунда ук алып бетерәләр икән. Авыл халкы да, читтән, районнан ук килеп алып китүчеләр дә бар. Бер тапкыр Исминаз апаның сырын татып караган кеше  бүтән төрле сыр алмый, гел аңа гына йөри икән. Бар булган сөт сыр ясауга китә инде, дип елмая Исминаз апа.

    Исминаз апа Мамедовадан Әстерхан чикләвеге белән йөзем кайнатмасы рецепты

    Кайнатма өчен йомры матур йөзем кирәк, сары яки кара төстә булуы мөһим түгел. 5 кг йөземгә 3 кг шикәр комы һәм 1 стакан су салып сироп кайнатам. Сироп кайнап чыгып бер биш-ун минут чамасы талгын утта тоткач, өстенә йөзем салып кайнатам. Ә әстерхан чикләвеген кушканчы башта суга салып, су караңгы төскә кергәнче кайнатам. Аннан чикләвекне сөзеп алып, салкын суда чайкаткач, чүпрәк белән корытам һәм кайнатмага салып 10 минут кайнаткач, сүндерәм.

    Абрикос кайнатмасы

    Эре, матур абрикосларны сайлап алабыз. Юып, төшләреннән арындыргач, эчләренә миндаль тутырып чыгабыз. 5 кг җиләккә – 4 кг шикәр комы, 2 стакан су салып сироп кайнатам. Әзер сиропка җиләкләрне салып, кайнап чыкканнан соң, талгын утта 5 минут кына «лепердәтеп» алам да, сүндереп суытырга куям. Суынгач, янә кайнатып чыгарам һәм тагын суытырга куям. Шул рәвешле өч тапкыр кабатлыйм. Кайнатманың әзер булганмы-юкмы икәнен башбармагымның тырнагына бер тамчы сироп тамызып карап беләм. Әзер булса, сироп агып төшми, чык тамчысыдай күпереп тора.

    Әзәрбайҗанча сыр ясау

    Сыр ясау өчен махсус сыекча бар (сыворотка) бар. 10 литр җылы сөткә 5 грамм махсус сыворотка салам. 5 сәгатькә калдырам. 5сәгатьтән марляга салып сөзгәч, формаларга салып катырам.

     

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/gruziyadn-tatar-avylyna-kchenep-kaytkan-gail-gzalary-eshlim-dign-kesheg-bten-ird-esh-bar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: