Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Губкалар - котрчкыч инфекция чыганагы

Германиянең өч институты - Тирә-як мохитне саклау буенча тикшеренү үзәге, Юстус-Либидж Гиссен һәм Фуртванген университетлары белгечләре савыт-саба юа торган губканы тикшергән. Аш-су бүлмәсендә чисталык тәэмин итүче гади генә губка үзе коточкыч инфекция чыганагы икән. Немец галимнәре тикшерү өчен илнең төрле шәһәрләреннән кулланышта булган губкаларны җыеп алган. Аларның күпме вакыт кулланылуы,...

Германиянең өч институты - Тирә-як мохитне саклау буенча тикшеренү үзәге, Юстус-Либидж Гиссен һәм Фуртванген университетлары белгечләре савыт-саба юа торган губканы тикшергән. Аш-су бүлмәсендә чисталык тәэмин итүче гади генә губка үзе коточкыч инфекция чыганагы икән. Немец галимнәре тикшерү өчен илнең төрле шәһәрләреннән кулланышта булган губкаларны җыеп алган. Аларның күпме вакыт кулланылуы, ни рәвешле тазартылып торуы - барысы да исәпкә алынган. Нәтиҗәдә, галимнәр губканың һәр сантиметрында 362 төрдәге 54 миллиард бактерия күзәнәге барлыгын ачыклаган. Иң куркынычы - аларның күбесе сәламәтлек өчен зарарлы, төрле авырулар, инфекцияләр китереп чыгарырга мөмкин икән. Галимнәр белдерүенчә, губканың тышкы ягында да, эчендә дә хәвефле микроорганизмнар "кайнаша" һәм алар вакыт үткән саен арта гына бара. Тикшеренүчеләр губкаларны даими дезинфекцияләп һәм ким дигәндә атнасына бер тапкыр алыштырып торырга киңәш итә. ///kiziltan.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев