Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Блогер Гүзәл Хөснетдинова кыйналган кызы өчен үч алачагын әйтте

«Кызымны кыйнаганга 2 көн булды. Беләсезме, бер кеше дә миңа да, ирем Рушанга да гафу үтенеп шалтыратмады», - ди ана кеше.

Социаль челтәрләрдә «Женщина Оххонь» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинованың кызы Ранияне яшьтәшләре кыйнаганы турында язган идек (моннан укыгыз). Ул бу проблеманы ата-аналар белән уртага салып чишәргә теләде. Канәгатьсезлек белдереп, интернет челтәрләрендә язып чыкты. Тик аның моң-зарларына беркем игътибар итмәде.

"Бу ситуацияне матур гына хәл итәргә тырыштык: ата-аналар гафу сорасыннар иде, балалары белән сөйләшсеннәр дип теләкләребезне җиткермәкче булдык.  Тик... алай  булып чыкмады! Эшне хәзер болай гына калдырып булмый. Полициягә гариза белән чикләнеп калмыйбыз, прокуратура һәм тикшерү комитетына да мөрәҗәгать итәчәкбез. Ни өчен боларны язам дисезме? Минем балам урынында башка бала булырга мөмкин. Мондый кансызлык җиңел генә үтеп китәргә тиеш түгел!" - ди Гүзәл Хөснетдинова. 

Бары тик бер гаилә генә гафу сораган. Анысы да Гүзәлнең әнисеннән. Әлеге вакыйга газета, телевидение журналистларында да кызыксыну уятты. "Моны күрсәтмичә калдырып булмый. Без күп түздек! Булды! Җитте!" - ди блогер. Кызының кыерсытылуы ана кешенең шулхәтле үзәгенә үткән күрәсең, эчке кичерешләрен ул социаль челтәрләрдә "ут" сыман яудыра. 

"Чистай мөселманнары! Мине курка дип уйлыйсызмы! Юк! Мин бары Аллаһ дип кенә авызымны йомып йөрдем! Сезнең аркада минем кызым йомылды. Ләтифә бәбкәм сезгә ничек комачаулады? Аның әнисе юк дип әйтергә сезнең нинди хакыгыз бар? Сез минем ирем Рушан турында да теләсә нәрсә сөйләп йөрисез икән. Имеш, ул – чүпрәк. Гүзәл чит илләрдә йөргәндә 5 баланы ул карый икән. Авызыгызны йомыгыз, яме? Рушан кебек ирне көндез шәм яндырып эзләсәң дә, таба алмассың! Балаларыгызны карагыз! Нинди мәрхәмәтсез, кансыз бит алар. Хәтта хәзер дә нәрсә эшләгәннәрен аңламыйлар, гафу сорамыйлар! Имеш, Рания мөселман кызларын үзе беренче кыйнаган. Бездән гафу сорамаячаклар! Рания үзен саклаган бит! Видеолар бар! Анда барысы да күренә! Шуңа да, кадерле Чистай мөселманнары, тыныч булыгыз. Тиздән сезнең өстән тикшерү башланачак", – дип яза блогер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев