Шəhри Чаллы

Гыйлемле халык булып калыйк

Ел саен "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, әбунәчеләре арасында саллы гына призлар уйната. Моның өчен "Татмедиа" карамагындагы кимендә өч басмага алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәсен компаниянең адресына җибәрергә кирәк.

Быелгы акция 2017 елның 15 маеннан 20 июленә кадәр үтте. Яр Чаллы шәһәре абунәчеләре арасында 2017 елның икенче ярты еллыгына иң зур суммага газета-журналларга язылучы кеше - Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова булды.

- Рәзинә ханым, нинди газета- журналларны алдырасыз? Күптән яздырасызмы?

Даими рәвештә "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга", "Шәһри Чаллы" газеталарын, "Мәйдан", "Казан утлары" журналларын укып барам. Безнең буын - укый торган буын бит ул. Газета-журналлар уку - ул безнең өчен күңел таләбе. 13 ел мәктәптә эшләгәннән соң, 1994-1998 елларда Казан дәүләт университетында, читтән торып, аспирантурада укыдым мин. Ф.Сафиуллина тәкъдиме белән "Егерменче гасырның 80-90 елларында татар әдәбиятында тел лексикасының үсеше" темасына диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алдым. Рухи азык өчен укыла торган матбугат шул хезмәтем өчен дә бай җирлек булды. Вакытлы матбугат телебезне гарәп-фарсы, Европадан кергән икътисади-сәяси алынмаларның никадәр чуарлавын бик ачык күрсәтә ул.

- Хәзер күп кеше интернеттан яңалыкларны укыйм, ди. Газета-журналларның электрон вариантына өстенлек бирәм, диючеләр бар. Сезгә кайсы якынрак?

Мин газета-журналларны кулга алып, тәмләп уку ягында. 21 гасырда техник алгарыш күзгә күренерлек тизлектә бара. Әле 1995 нче елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә баргач, андагы кешеләрдә кесә телефонын күреп, шаккатып кайтканыбыз хәтердә. Бүгенге көндә инде кесә телефоннары белән дә, компьютерлар белән дә беркемне гаҗәпләндереп булмый. Без моңа барыбыз да ияләнеп беттек, бөтен эшебез шул техник чаралар белән бәйле хәзер. Шул сәбәпле кеше табигатьтән аерыла, бу аның рухи халәтенә дә тискәре йогынты ясый дип саныйм.

- Вакытлы матбугатта күбрәк нинди язмалар укырга яратасыз?

Газета-журналны кулыма алу белән, әлбәттә, андагы барлык язмаларны да караштырып чыгарга тырышам. «Шәһри Чаллы» - үз шәһәребез яңалыкларын вакытында белеп тору өчен кулай газета. Республика газеталары килү белән иң элек «Шигърият» рубрикасыннан башлыйм. Шагыйрә кеше өчен бу табигыйдер. Элегрәк «Ватаным Татарстан» газетасында шигырьләргә тулы бит бирелә иде, хәзер кыскарттылар. Мин газетаның шул чакларын юксынам. «Мәдәни җомга»ны чыга башлаган елларыннан бирле алдырам. Һәр татар зыялысы өчен файдалы, татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газета бу.

- Рәзинә ханым, татар абунәчеләренә нинди теләкләрегез бар?

Матбугатка татар телен, хәтта татарлыкны саклау өчен язылырга кирәк. Бүгенге төрле өлкәләрдә, шул исәптән матбугат чараларында да көндәшлек көчле булган заманда татар матбугатының киләчәге аның укучыларының саныннан тора. Татар кешесе газета-журналларга язылмаса, гомумән, матбугатсыз да калырга мөмкин. Әлеге мәсьәләгә милләтнең үсешенә керткән өлеш итеп тә карарга кирәк. Без элек-электән гыйлемле халык булганбыз, башкалар өчен үрнәк булганбыз. Алга таба да үз йөзебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклап калырбыз, дип ышанасы килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: