Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Мәрдәнова: "Калалардан артистлар чакыруны мин аңламыйм"

Шәһәрдәшебез, журналист, блогер Гүзәл Мәрдәнова Сабантуйга артистлар килүенә ничек карый?

Гүзәл Мәрдәнова:

– Артистларсыз Сабан туе була алмый, билгеле. Ләкин, минемчә, һәрнәрсәнең үз җае, үз урыны. Авыл кешесе элек-электән Сабан туенда һөнәрләрен күрсәткән: үзе җырлаган, үзе биегән. Һәм, кечкенә генә булса да, бүләген дә алган. Авыл кешесе өчен бәйрәмнең яме бит бу. Шуңа да авылга, бердән, акчалар түгеп, икенчедән, шунда туып-үскән кешене микрофоннан мәхрүм итеп, калалардан артистлар чакыруны мин аңламыйм да, кирәк дип тә санамыйм. Ә менә район үзәкләренә, шәһәрләргә артистлар чакырмыйча булмый. Чөнки анда халык төрле җирдән җыела, ниндидер бер авылның үзешчәнен тыңлау аңа кызык түгел. Тамашачының Сабан туенда да чын концерт күрәсе килә, район Сабан туенда бөтен авылдан җыелган үзешчәннәр булачак дип, халыкны кызыктырып булмый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев