Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры җитәкчесе итеп билгеләнде

Әдәбият белгече, журналист, "Калеб" яңа буын хәрәкәте җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры директоры итеп билгеләнде

Моңа кадәр директор булган Мансур Ярмиев эшеннән китте. Гүзәл Сәгыйтова – филология фәннәре кандидаты, әдәбият белгече. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган. Тамашачы аны ТНВ каналында "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып баручы буларак яхшы хәтерли. Аннан киткәч, ул ТНВда "Ком сәгате" тапшыруы мөхәррире, Казан дәүләт консерваториясе доценты булды, татар теле кабинетын җитәкләде. Гүзәл Сәгыйтова "Калеб" яңа буын җыенына нигез салучы, аның җитәкчесе. "Калеб" проекты консерватория кысларында туган иде, хәзер исә аның даирәсе киңәйде. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 26 апрельдә яңа бинага күчте. Театр өчен Казан үзәгендә урнашкан Офицерлар йортын төзекләндерделәр. 


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев