Гүзәл Уразова дүртенчегә бәби алып кайта
Ышанмый торасызмы әллә?
Ышанмый торасызмы әллә?
Чып-чын. Югыйсә, няня турында сүз чыгармас иде. Әнә "кемгә тәҗрибәле няня кирәк?" дип Инстаграм дусларын бермәлгә аптырашка калдырган.
Видео астындагы постның эчтәлеген укыгач, барысы да аңлашыла үзе: җырчының гаиләсендә чираттагы кызыклы хәл булып алган. Моның белән Гүзәл үзе уртаклаша. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу атнада аларга кунак малае килгән. "Мәш килдек. Тик хәзер Самир иптәшкә энекәш сорый, понимаете-ли, самокатта берүзенә йөрергә скучно. Каян алыйк без аны? - дип сорагач, уенчыклар кибетендә саталардыр, карыйк әле, - ди.
Күңелле яллар барыгызга да!"- дип яза Гүзәл.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/g-z-l-urazova-d-rtencheg-b-bi-alyp-kayta/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев