Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Уразова: "Илдар белән кочаклашып еладык"

Гүзәл Уразова тиздән дүртенчегә әни булачак

Яраткан җырчыбыз Гүзәл Уразова дүртенчегә әни булырга җыена. Социаль челтәрләрдә ул балаларын көткән чактагы тәэссоратлары белән бүлеште.

"Беренче баланы көткәндә УЗИга барырга булдык. "Хәзер улымны видеога төшерәм", - ди Илдар. Табиб шунда ук кыз булуын әйтте.

Илдарның бик нык малай көткәнен белгәнгә икенчегә авырга узгач, бик борчылдым. УЗИ алдыннан төн буе йокламадым. Табиб икенчегә дә кыз буласын әйткәч, битем буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Мин үземне Илдар алдында гаепле тойдым. Ә ул мине кочаклап, тынычландырырга тырышты.

Бала тудыру йортыннан чыгып, өйгә кайткач, дәваханәдә әйберләрем калганын аңладым. Димәк, яңадан барасы була...

7 мартта кабат УЗИга бардым. Ә Илдар миңа бәйрәмгә бүләк алырга китте. Бу юлы табиб малай буласын әйтте. Илдар белән кибет алдында очраштык. Шатлыктан икәүләп кочаклашып еладык.

Хәзер аңлыйм, бу борчылулар юкка булган. Һәр бала үзенчә кадерле. Дүртенчесен дә түземсезләнеп көтәбез", - дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев