Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗ кылырга җыенучылар өчен мөһим кисәтү таратылды

Йәмәндә холера эпидемиясе хаҗ кылучылар өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә. "Хәзерге вакытта Йәмәндә , шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра", - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау...

Йәмәндә холера эпидемиясе хаҗ кылучылар өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

"Хәзерге вакытта Йәмәндә , шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра", - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәрендә.

Шул ук вакытта холера белән көрәш оешмасы эксперты Доминик Легрос Согуд Гарәбстанының вирус таралуга каршы "яхшы әзерләнүен" белдерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Йәмәндә холера 330 мең кеше зарарланган. Быел хаҗ вакыты сентябрь башында башлана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев