Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗилар очрашты

2014 елны Чаллы мөхтәсибәте аша "ДУМРТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ кылучылар үткән елның апрелендә "Нур-Ихлас" мәчетендә очрашуларын уздырганнар иде. Ул хаҗилар өчен тәэсирле булды. Алар бер-берләренең хәлләрен белделәр, хаҗ истәлекләрен яңарттылар, бергәләп догалар кылдылар. Мондый очрашу быел да үтте. Хаҗилар Чаллының "Кәүсәр" мәчете янәшәсендә урнашкан "Крылатый" кафесына җыелдылар. Әлеге чара...

2014 елны Чаллы мөхтәсибәте аша "ДУМРТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ кылучылар үткән елның апрелендә "Нур-Ихлас" мәчетендә очрашуларын уздырганнар иде.

Ул хаҗилар өчен тәэсирле булды. Алар бер-берләренең хәлләрен белделәр, хаҗ истәлекләрен яңарттылар, бергәләп догалар кылдылар. Мондый очрашу быел да үтте. Хаҗилар Чаллының "Кәүсәр" мәчете янәшәсендә урнашкан "Крылатый" кафесына җыелдылар.

Әлеге чара хакында Чаллының "Нур-Ихлас" мәчете әһеле Равил хаҗи Түләков болай ди: "Бу ике очрашу да хаҗда безнең төркемне җитәкләгән Ринас хәзрәт Нәбиевның тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул үзе яшәгән Мөслим районында берьюлы ике мәчет эшен алып бара - берсендә имамлык итә һәм икенчесен салу мәшәкатьләре белән йөри. Вакыты бик тыгыз. Шуңа да карамастан, безне бергә җыю, очраштыру мөмкинлеген таба. Берничә ай элек кенә Ринас хәзрәтнең тормышында кайгылы хәл булган - 5 яшьлек улы дөнья куйган.

Очрашу вакытында үзебезне яңадан хаҗда булган кебек хис иттек. Күңелләребездә булган хатирәләр, кичерешләр белән уртаклаштык, бер-беребезнең хәлен белдек. Берничә хаҗиның тагын хаҗ кылуы билгеле булды. Шул ук вакытта инде бакыйлыкка күчүчеләр, бүгенге көндә авыр хәлдә хастаханәдә ятучылар да бар. Ринас хәзрәт аларның да хәлләрен барып белергә ниятләде. Төркемебездә хаҗ кылган Чаллының "Туфан" мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин очрашу мәҗлесен алып барды, хаҗ кылуның фазыйләтләре, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хаҗы турында эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Сөйләшү барышында төрле фикерләр яңгырады. Бергәләп гомрә хаҗы кылырга теләгебез бар икәнлеген дә әйттек. Тик бәяләрнең кискен күтәрелүе әлегә моны тормышка ашырырга ирек бирми. Шуңа күрә без быел бергәләп май аенда Ринас хәзрәт җитәкчелегендә Болгарга сәяхәт ясарга булдык.

Очрашуда Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул да төркемебезне шулай дуслаштыруда Ринас хәзрәтнең роле зур булуы хакындагы фикеребезне хуплады.

Безнең төркемдә 44 кеше хаҗ кылган булса, шуларның 33е мәҗлестә катнашты. Килүчеләр арасында Актаныш, Минзәлә, Чирмешән районнары вәкилләре дә бар иде. Әстерханнан бер хаҗиябез килергә теләсә дә килә алмады, телеграмма юллады. Фәкать бик җитди сәбәпләр белән генә катнаша алмаучылар булды.

Мәҗлестә үзебезне өйдәге шикелле хис иттек. Намаз уку урыннары да әзер икән - ирләргә һәм хатын-кызларга аерым-аерым. Бергә намазлар укыдык, бер-беребезгә теләкләр теләдек, бер-беребезне хөрмәт итеп туганнарча аерылыштык".

Быелгы хаҗга бәйле сораулар белән Чаллы мөхтәсибәтенә (8552) 56-65-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәлил Шәрипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев