Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаким балет мәктәбендә булды

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев күптән түгел ачылган Lil ballerine балет мәктәбендә булды. Биредә 2-10 яшьлек кызлар шөгыльләнә. Бүгенге көндә 79 кеше балет серләренә өйрәнә. Алар өч төркемгә бүленгән, һәрбер төркем белән аерым педагог шөгыльләнә. Мәктәпнең җитәкчесе 20 яшьлек Алёна Линтроп. Мәктәпнең күләме 120 кв.метр, хореография залы 80 кв.метр. Залга махсус...

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев күптән түгел ачылган Lil ballerine балет мәктәбендә булды. Биредә 2-10 яшьлек кызлар шөгыльләнә. Бүгенге көндә 79 кеше балет серләренә өйрәнә. Алар өч төркемгә бүленгән, һәрбер төркем белән аерым педагог шөгыльләнә. Мәктәпнең җитәкчесе 20 яшьлек Алёна Линтроп.

Мәктәпнең күләме 120 кв.метр, хореография залы 80 кв.метр. Залга махсус идән җәелгән, киенү-чишенү бүлмәләре бар. Ата-аналар монитор ярдәмендә балаларының шөгыльләнүен күзәтә алалар. Һәр баланың көндәлеге бар. Анда билге куела, өй эшләре языла. Әлеге мәктәп белән 1,5 яшьлек балаларның ата-аналары да кызыксына икән, тик биредә 2 яшьтән генә алалар. Тиздән малайлар төркеме дә ачылырга тиеш.

Мәктәп белән танышкач, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев барысы да матур һәм зәвыклы итеп эшләнгән дип ассызыклады. Ул нәни балериналарга шәһәр чараларында катнашырга тәкъдим итте. Мәктәп җитәкчесе әлеге тәкъдимне хуплады. "Мин Владимир Путинның Казанда яшьләргә әйткән "Нәрсәне кирәк дип саныйсыз, барысын да алыгыз, ялгышсагыз, хатагызны төзәтегез" дигән сүзләрен сезгә килгәч искә төшердем. Бу чыннан да шулай. Хәзер башка вакыт, бүгенге буын курыкмый. Алена Николаевна яшь булса да, җаваплы эшкә алынган, аның бу гамәле хөрмәткә лаек. Мин кеше һәм җитәкче буларак бу проектның тормышка ашуын телим", - диде Наил Гамбәрович.

Lil Ballerine - социаль әһәмияткә ия проект. Мәктәп үзенең эшчәнлеген "балет һәм әкият" авторлык программалары буенча алып бара. Материал уен формасында балага аңлаешлы, кызыклы итеп бирелә. Мускулларны, умыртка баганасын ныгытуга, сыгылмалылыкны арттыруга игътибар зур.

Мәктәп 2017 ел ахырыныда "Эшмәкәрлек фабрикасы" курсы үткәннән соң эшли башлады һәм кыска гына вакыт эчендә шәһәр җитәкчеләренең дә, ата-аналарның да хөрмәтен казанды. Кем белә, бәлки киләчәктә бу мәктәптә укыган кызлар арасыннан да Чаллыны данлый торган балериналар үсеп чыгар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев