Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаким киңәшчесе

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең боерыгы белән Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының элеккеге ректоры, шәһәрнең мактаулы гражданины Фәйрүзә Мостафинаны мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча хаким киңәшчесе итеп билгеләде. Фәйрүзә Зөфәр кызы бу вазифаны штаттан тыш нигездә башкарачак. "Фәйрүзә Зөфәровнаның тәҗрибәсе, авторитеты киләчәктә дә шәһәр мәнфәгатьләрен хәл итүдә уңай роль уйнар. Без...

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үзенең боерыгы белән Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының элеккеге ректоры, шәһәрнең мактаулы гражданины Фәйрүзә Мостафинаны мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча хаким киңәшчесе итеп билгеләде. Фәйрүзә Зөфәр кызы бу вазифаны штаттан тыш нигездә башкарачак. "Фәйрүзә Зөфәровнаның тәҗрибәсе, авторитеты киләчәктә дә шәһәр мәнфәгатьләрен хәл итүдә уңай роль уйнар. Без башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф мәсьләләре буенча урынбасары белән бу хакта сөйләштек. Кызыклы проектлар бар", - диде хаким.

Ул Фәйрүзә Мостафинага рәхмәт хаты тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте. Шундый ук бүләккә ЧДПУ ректоры вазифаларын башкаручы Әлфинур Галәкбәрова да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев